16+

Егерме көндә Казанда 21 меңнән артык өчпочмак ашалган

Чемпионат барган көннәрдә Казанның Visit Tatarstan бренды белән аккредитацияләнгән кафе-рестораннарында 21 125 өчпочмак ашалган, 927 литр сыра эчелгән.

«Хинкальная» кафесында кунаклар 57674 хинкали һәм 5786 хачапури ашаганнар. 
Россия җанатарларының уртача чегы – бер кешегә 1500 сум. 
Чит ил җанатары уртача 2000 сум калдыра. 
Иң ягымлы җанатарлар Колумбиядән килүчеләр. «Перекрёсток Джаза» ресторанында сыйланганнан соң, алар шеф-поварны чакырып, рәхмәт йөзеннән аңа җыр бүләк иткәннәр. 
Бүген Казанда яңа рекорд куячаклар. Казанның бер кафесында 18 кг роллдан 1,5 метрлы футбол стадионы ясарга җыеналар. 

фото: yandex.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading