Реклама
EgyptAir компаниясенең A320 самолеты Александриядән Кипрга очкан вакытта кулга төшерелә.
Бортта 81 кеше бар. Террористлар боерыгын үтәп, самолет Ларнакага төшеп утырырга мәҗбүр була. Protothema грек басмасы хәбәр иткәнчә, явызлар Мисыр гражданлыгы булган хатын-кызлар белән балаларны җибәрергә җыена, ә башкаларның язмышы әлегә билгесез кала бирә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз