16+

#Экояз2017: җиңүче гаилә Кырымга китте

Кичә - Бөтендөнья экологлар көнендә, Казан IT-паркында #Экояз2017 бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Биредә әйләнә-тирәгә битараф булмаган гаиләләр, мәктәп укучылары, студентлар, оешма җитәкчеләре җыелган иде.

#Экояз2017: җиңүче гаилә Кырымга китте

Кичә - Бөтендөнья экологлар көнендә, Казан IT-паркында #Экояз2017 бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Биредә әйләнә-тирәгә битараф булмаган гаиләләр, мәктәп укучылары, студентлар, оешма җитәкчеләре җыелган иде.

Рәмзия белән Айдар Камаловлар гаиләсе, гомумән, андый бәйге барганын ишетмәгән. Кар эрегәч чыккан чүпләргә эчләре пошып, үз теләкләре белән, табигатьне чистартырга керешкәннәр. Нәтиҗәдә алар, иң актив «Экогаилә» буларак танылып, Кырымда ял итү өчен юллама отты.

- Безнең бакча Казансу буенда урнашкан. Яз көне боз киткәч, кабартылган көймәгә утырдык та су өстендәге плас­тик шешәләрне, чүпләрне җыйдык. Тирә-ягыбыз чиста булгач, үзебезгә дә рәхәт, - ди гаилә башлыгы.
- Без өйдә дә чүпне - кәгазь, пыяла, пластик, батареяларга аерып җыябыз. Икебез дә укытучы. Мин - математика, ирем тарих укыта, шуңа күрә гаиләдә дә, мәктәптә дә үрнәк булырга тырышабыз, - дип кушыла иренең сүзләренә Рәмзия Камалова.

Өч баласы да әти-әни­сеннән үрнәк алып үсә аларның. Уллары Аяз 11нче сыйныфта Экология буенча Россиякүләм олимпиадада җиңү яулаган.
- Һәр гамәлем «Табигатькә бу ничек тәэсир итәр икән?» дигән сораудан башлана. Көчемнән килгәнчә, табигатьне сак­ларга тырышам, - ди егет.
13 яшьлек Родион Титов та калышмый. Буш вакытын уйнап үткәрми, ә сыйныфташлары белән мәктәп тирә-ягын чистарта.

- Туңдырма, конфет кәгазь­ләре аунап ятмаган паркта уйнавы да күңеллерәк. Кайвакыт балалар түгел, ә олылар чүпне савытка салмыйча җиргә ыргытып китә. Шул вакытта ачу килә. Калдыкларыгызны чүп савытына салыгыз дип ике тапкыр барып та әйттем, - ди яшь эколог.
Сыйныфлары белән ул - «Экомәктәп» номинациясендә җиңүче.
Шулай ук «Экооешма», «Эковуз», «Экобакча», «Экоҗәмгыять» һәм «Экоүзәк» номинацияләре буенча җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Әйләнә-тирәгә битараф булмаган мондый кешеләр булганга күрә, Татарстан экологик яктан имин төбәк булып санала. 2017 ел республикада Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип билгеләнде. Нәтиҗәдә районнарда чистарту эшләре алып барыла. «Чиста яр буйлары» акциясе кысаларында гына да 800 су объекты чистартылды. Аларны тәртипкә китерү максатында, 50 мең татарстанлы өмәгә чыкты.

- Соңгы ун ел эчендә республикада чиксез күп эш башкарылды. Дистәләгән акция, меңләгән чара оештырылды. Быел гына да «Экояз» бәйгесе кысаларында бер миллионнан артык татарстанлы өмәгә чыкты, - диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев.
Сүз уңаеннан, «Шәһри Казан» газетасы да #Экояз2017 бәйгесе җиңүчеләренең берсе. Республика территориясен чис­тарту буенча санитар-экологик икеайлыкны яктыртучы иң яхшы мәгълүмат чараларының берсе - без.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading