16+

Эксперт: Федерациянең башка субъектлары өчен Татарстан үрнәк булырга тиеш

Татарстан башка субъектлардан аермалы буларак, стандарт булмаган катлаулы ситуацияләргә әзер һәм Россия төбәкләре өчен үрнәк булырга тиеш.

Мондый фикерне политтехнолог һәм "Идел" эксперт клубы утырышында "Бизнес һәм дәүләт элемтәләре буенча белгечләрнең милли лигасы" коммерцияле булмаган партнерлык президенты Марат Бәширов белдерде. Утырыш бүген онлайн-режимда узды. Марат Бәширов бүген төбәк элиталары язмыш хөкеменә ташландык, дип белдерде, - моннан тыю чаралары һәм кайдадыр ярарга теләү барлыкка килә. Әмма бу Татарстанда юк, дип ассызыклады белгеч. Бәширов сүзләренчә, хәзер төбәк хакимияте хәрәкәт итәргә тиешле төп тренд - ул халыкны бюджет хисабына яклау. Бюджетны үз-үзләрен тәэмин итүче гражданнарны һәм үзе акча эшли алмаганнарны яклау механизмы буларак карарга кирәк. Димәк, аларга куркынычсызлыкны тәэмин итәргә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading