16+

Экзит-пул контроль булсын өчен кирәк

Россия Президентына сайлауларны мөмкин кадәр объектив, гадел уздыру максатында төрле фәнни методикалар да кулланыла.

Экзит-пул контроль булсын өчен кирәк

Россия Президентына сайлауларны мөмкин кадәр объектив, гадел уздыру максатында төрле фәнни методикалар да кулланыла.

Шуларның берсе – соңгы елларда популярлаша башлаган «Exit poll» алымы. Гади итеп аңлатканда, бу сораштыру дигәнне аңлата. Cайлау участокларында махсус интервью алучылар гражданнардан кемне сайлавы белән кызыксыналар. Барысы да аноним рәвештә уза. Ахырдан сораштыру нәтиҗәләрен  Татарстанның үзәк сайлау комиссиясенә тапшырачаклар.  

“Татарстан – Иҗтимагый фикер” фонды бердәм сайлау көнендә республиканың төрле районнарында, шәһәрләрендә экзит-пул уздыра. Аларның берсе Казанның 409нчы резерв варианттагы сайлау участогында 125нче мәктәп бинасында урнашкан. “Татарстан-Иҗтимагый фикер” фондыннан интервьюер  Алия Ситдыйкова сайлау участогыннан 50 адым ераклыкта сайлаучыларны сораштыра.  Экзит- пул эшчәнлеге турында аннан сораштык.

- Кешеләрнең кәефе күтәренке. Инде сәгать сигез тулганчы ук сайлау участогында кеше шактый җыелган иде. Һәркем үзенең гражданлык бурычын үтәргә ашыга. Минем сорауларыма күбесе теләп җавап бирде, халык иртәнге якта бик актив иде, дөрес, төштән соң, кайберәүләр сораштыруда катнашудан баш тартты.  Бу участокта экзит -пулда катнашучыларның күбесе 18 яшьтән алып 82 яшькәчә кешеләр. Экзит-пул контроль булсын өчен кирәк, дип саныйм, – ди Алсу.

Ул сәгать кичке җидегә кадәр участокта сораштыру үткәрәчәк.  Һәр экзит-пул эшләгән урында көненә 100 кешене сораштырырга тиешләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading