16+

Ел ахырына кадәр 5 миллионнан артык балага яңа пособие биреләчәк

 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге 5 миллионнан артык баланың әти-әнисе 2022 елның маеннан ел ахырына кадәр яңа пособие алачак. Бу хакта Дәүләт Думасында Хөкүмәтнең еллык хисабы барышында премьер-министр Михаил Мишустин белдерде.

«Без авыр финанс хәлендә булган гаиләләрне дә игътибарсыз калдырмадык. Шуның белән бергә, сигез яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнүче гаиләләргә, президент карары буенча, апрельдән айлык яңа пособие исәпләнә. Майдан алып ел ахырына кадәр биш миллионнан артык балага яңа түләүләр киләчәк, дип аңлатты хөкүмәт башлыгы.

 Михаил Мишустин белдергәнчә, пособиенең күләме төбәккә һәм конкрет гаиләдәге вәзгыятькә карап, аена биш меңнән алып 12 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Әлеге категориягә керүче россиялеләрне тәэмин итү өчен 450 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк, дип йомгаклады хөкүмәт башлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading