16+

Ел ахырына кадәр коронавирусны тулысынча җиңеп булмаячак...

Әмма хастаханәгә керү, үлем һәм авыру очракларын киметү безнең көчтән килә.

Ел ахырына кадәр коронавирусны тулысынча җиңеп булмаячак...

Әмма хастаханәгә керү, үлем һәм авыру очракларын киметү безнең көчтән килә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәзергә коронавирус белән авыручылар саны глобаль кимү күзәтелмәвен, ә Европада чир йоктыручыларның артуын теркәгән.

«Җәмәгатьчелек сәламәтлеген саклау өлкәсендәге халыкара дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәлнең „тәмамлануы“ турындагы карар вазгыятькә бәйле. Кызганычка, саннарны күрәбез, шуңа хәзер ниндидер фаразлар ясарга кирәкми», — диде РИА Новости агентлыгына Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйнович.

Вуйнович сүзләренчә, пандемияне кичектерү түгел, ә бөтен дөнья буйлап миллионлаган кешене үтергән вирусны җиңү бик мөһим.

«Ел ахырына кадәр коронавирусны тулысынча җиңеп булмаска мөмкин, әмма хастаханәгә керү, үлем һәм авыру очракларын киметү безнең көчтән килә», — диде ул.

«Вакцинациянең уңай нәтиҗәләргә китерүен күрәбез, әмма аны ясау темпларын көчәйтергә һәм бөтен илне вакцина белән тәэмин итәргә кирәк. Ковид бөтен илдә җиңелмичә торып, пандемия бетмәячәк», — диде Мелита Вуйнович.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading