16+

«Ел табибы - Ак чәчәкләр-2017» бәйгесе номинантлары өчен тавыш бирү этабы башланды

Татарстан Сәлмәтлек саклау министрлыгы сайтында "Ел табибы-Ак чәчәкләр-2017" республика премиясе номинантлары өчен интернет-тавыш бирү башланды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Сәлмәтлек саклау министрлыгы сайтында "Ел табибы-Ак чәчәкләр-2017" республика премиясе номинантлары өчен интернет-тавыш бирү башланды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

2017 ел бәйгесендә 5 номинация тәкъдим ителгән. Аларның һәркайсында ("Сәламәтлек саклау легендасы"ннан тыш) конкурс комиссиясе тарафыннан финал тавыш бирүгә үткәрелгән өч лаеклы табиб яки табиблар коллективы ("Уникаль очрак" номинациясе).

Җиңүчеләр Ттарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында билгеләнәчәк. Сайлау вакытында мөһим рольне интернет-тагыш бирү нәтиҗәләре уйнаячак.

Үз тавышыңны сылтама буенча үтеп бирергә була (Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының "Бәйгеләр" бүлегендә) http://minzdrav.tatarstan.ru/ak_chachak2017.htm



Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading