16+

Элекке хатынын һәм аның балигь булмаган кызын көчләгән ирне күрше республикада тоткарлаганнар

Элеккеге гражданлык хатынын һәм аның кызын көчләүдә шикләнелүчене Марий Элда тоткарлыйлар.

Элеккеге гражданлык хатынын һәм аның кызын көчләүдә шикләнелүчене Марий Элда тоткарлыйлар.

Ир-атны Идел районының Сотнур поселогында кулга алалар.

Полиция хезмәткәрләре элеккеге хатыны һәм аның балигъ булмаган кызына карата сексуаль характердагы гамәлләр кылуда шикләнелгән ир-атны тоткарлыйлар. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"15:37 сәгатьтә Казан шәһәренең "Юдино" полиция бүлегенә бер ир-атның элеккеге хатынын һәм аның балигъ булмаган кызын көчләве турында хәбәр керә. Татарстан Республикасы территориясе буенча "Перехват" планы игълан ителә, аның барышында шикләнелүче күрше Марий Эл Республикасының Идел районы Сотнур поселогында шул төбәк полициясе хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган", - диелә хәбәрдә.

Россия тикшерү комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Казан шәһәрендә яшәүче 44 яшьлек ир-атка карата РФ Җинаять кодексы 131 нче маддәсенең 3 нче өлеше ("Көчләү") һәм РФ Җинаять кодексының 126 нчы маддәсе ("Кеше урлау") буенча җинаять эше кузгатылган.

"Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның 20 октябрендә җинаятьче Казан шәһәренең Юдино бистәсендәге йортта урнашкан фатирга бәреп кергән, өйдә ул вакытта элекке хатынының 13 яшьлек улы һәм 16 яшьлек кызы булган. Көч куллану белән янап, ул аларны бәйләгән, шуннан соң кызны көчләгән, ә аннары аларны кыйнаган. Өйгә кайтып кергән хатынына карата да көчләү гамәлләре кылган әлеге ир. Шуннан соң ул хатынны автомобиленә утырткан һәм билгесез юнәлештә алып киткән", - диелә ведомство хәбәрендә.

Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәтендә ир-атның элек хөкем ителгән булуын ачыкладылар. Вакыйга урынына республика прокуроры Илдус Нәфыйков һәм аның беренче урынбасары Сергей Старостин барганнар. 

Нәфыйков район прокурорына һәм күзәтчелек ведомствосы аппаратының профильле бүлекчәләренә иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларның тотышларын тиешенчә контрольдә тотуны тәэмин итү, шулай ук балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген профилактикалау өлешендә законнарның үтәлешен тикшерү буенча йөкләмә бирде. Ул җинаять эшен тикшерүне үзконтроленә алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading