16+

Электрон кенәгә: күчәбезме?

Быел 31 декабрьгә кадәр һәр эшләүче электрон хезмәт кенәгәгә күчәме яки кәгазь формадагы кенәгәдән кулланамы икәнен сайларга тиеш. 

Быел 31 декабрьгә кадәр һәр эшләүче электрон хезмәт кенәгәгә күчәме яки кәгазь формадагы кенәгәдән кулланамы икәнен сайларга тиеш. 

Татарстан халкының өчтән бере, электрон кенәгәгә күчәргә теләп, гариза тапшырган да инде. Татарстанның Пенсия бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, болардан тыш кәгазь хезмәт кенәгәсендә калам дип гариза язганнан соң кире уйлаган һәм электрон кенәгәне сайлаган 607 кеше теркәлгән. 

– Кәгазьдән электронга һәрчак күчәргә була, ә менә электрон хезмәт кенәгәсеннән кәгазьгә күчеп булмаячак. Әгәр дә кеше ниндидер сәбәп белән, әйтик, бала ялында, больничныйда булып 31 декабрьгә кадәр сайларга өлгермәгән икән, аларның документлары кәгазь формада калган булып исәп­ләнәчәк, – ди Эдуард Вафин. 

Хезмәт кенәгәсе кешенең эшчәнлеге һәм стажы турында мәгълүмат бирүче төп документ булып санала. Аны электрон формага күчерү Пенсия фонды, эш бирүче өчен дә уңайлыклар тудырачак.


Электрон хезмәт кенәгәсе турында өч сорау. Сорауларга Казан шәһәре Вахитов районының пенсия бүлеге хезмәткәрләре җавап бирә: 
– Электрон хезмәт кенәгәсен электрон формада да, кәгазь вариантта та алып барырга буламы? 

– Була, әмма кайсы электрон кенәгәне сайлавын хезмәткәр эш бирүчегә 2020 елның 31 декабренә кадәр хәбәр итәргә бурычлы. 2021 елдан соң беренче тапкыр эшкә урнашучыларга хезмәт кенәгәләре бары электрон формада гына биреләчәк. 
– Хезмәткәр кәгазь хезмәт кенәгәсеннән баш тартты, ди. Эштән азат ителгән вакытта аңа соңгы эш урыны буенча гына белешмә биреләчәк. Ә Пенсия фондында гомуми эш стажын ничек расларга? 
– Әйе, эштән киткән вакытта, эш бирүче хезмәткәренә соңгы эш урыны буенча гына белешмә бирәчәк. Гомуми стажны расларга кирәк булганда, алдагы эш турында мәгълүматларны пенсия бүлекләреннән алырга була. Шулай ук күп функцияле үзәкләрдә дә мондый хезмәт күрсәтелә. Дәүләт порталы сайтында, Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша да стаж турында мәгълүмат табарга була. 
–  Банк кредитын, виза, пособиеләрне рәсмиләштергәндә эш турында мәгълүмат сорасалар, аны электрон хезмәт кенәгәсеннән генә алып буламы? 
– Мондый белешәмне, гадәттә, эш урыны буенча соратып алалар. Әгәр кеше эшләми икән, пенсия бүлекләренең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading