16+

Электрон ветеринария сертификациясе гамәлгә кергәннән соң ниләр үзгәрде?

Мәгълүм булганча, 1 июльдән Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, электрон ветеринария сертификациясе гамәлгә керде. Белгечләр аның беренче нәтиҗәләре белән уртаклашты.

Мәгълүм булганча, 1 июльдән Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, электрон ветеринария сертификациясе гамәлгә керде. Белгечләр аның беренче нәтиҗәләре белән уртаклашты.

Татарстан буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең Россия дәүләт чигендә чик буе һәм транспортта ветеринария контроле бүлеге җитәкчесе Илшат Мөхәммәтшин әйтүенчә, 1 июльдән 16 июльгә кадәр авыл хуҗалыгы товарын озату буенча Россиядә 47 миллионнан артык ветеринария-озату документы әзерләнгән. Узган атнада гына да Россия буенча 23 миллионнан артык электрон ветеринария-озату документы тутырылган.

Илшат Мөхәммәтшин аңлатуынча, пастеризация, ультрапастеризация, стерильләштерү, ультра югары температурада эшкәртеп ясалган сөткә һәм сөт ризыкларын сатуга чыгару өчен электрон ветеринария документы кирәк түгел. Шулай ук термик эшкәртү узган һәм составында терлек продукциясе 50 проценттан ким булган ризыкларга да әлеге төр документ тутыру таләп ителми.

Татарстан буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин әйтүенчә, иң зур кыенлык белән шәхси хуҗалыклар очрашкан.
– Алар авыррак кабул итте, бәлки, монда безнең дә ныклап эшләп җиткермәвебез сәбәпче булгандыр. Бу мәсьәләне мал табибларына тапшырдык. Сөт җыючылар электрон документларны үзләре рәсмиләштерә. Әле һаман да теркәлү уза торган кешеләр бар, – диде Идрис Гатин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading