1. Татарстан буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең дәүләт чикләрендә ветеринария контроле бүлеге башлыгы Илшат Мөхәммәтшин аңлатуынча, бу – терлекләр өчен ветеринар-озатып бара торган (сопроводительные) документлар бары тик электрон формада булачак дигән сүз. Шуңа күрә 1 июльгә барлык җитештерүчеләр «Меркурий» электрон системасына күчеп бетәргә тиеш. Электрон сертификация узарга тиешле исемлеккә ит, балык, сөт, бал, йомырка, әзер сөт, әзер яки консервланган ит продуктлары, балык, ит һәм балык эчлекле макарон эшләнмәләр, әзер ашлар, бульоннар һәм башкалар кертелә.
2. Казан ветеринария берләшмәсенең мал табибы Булат Нуриәхмәтов аңлатуынча, әлегә кадәр һәр продукциягә ветеринар-озатып бара торган документлар кәгазь формасында бирелә иде.
– Моннан соң без «Меркурий» системасы ярдәмендә Россия буенча документларны он-лайн режимда күзәтеп бара алабыз. Әлеге яңалыкның төп өстенлеге – үтә күренмәлелек. Әлеге системага кереп карау хокукы булган теләсә кем теге яки бу продукциянең составын күзәтә ала, – диде ул.
3. Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов аңлатуынча, элек ветеринар документларны рәсмиләштергән вакытта төрле яктан сакланылган һәм махсус дәүләт тамгасы белән бастырылган бланк өчен түләргә кирәк иде. Ә электрон ветеринария сертификатына күчкән очракта, бланк өчен түләргә кирәкмәячәк. Тик аннан соң үткәреләчәк ветеринар-санитар экспертиза шулай ук түләүле калачак. Белгеч аңлатуынча, бу очракта ниндидер өстәмә программалар урнаштырырга һәм акчалар чыгарырга кирәкми. Кешеләргә пароль һәм системага керер өчен рөхсәт алырга гына кирәк булачак. Алар бушлай тәкъдим ителә. Моның өчен нибары гариза гына язарга кирәк.
4. Система үтә күренмәле булганлыктан, ул фальсификациядән сакларга ярдәм итәчәк.
5. Әгәр кеше шәхси хуҗалыгында үстергән терлеген суеп сатарга уйлый икән, ул аны бары тик махсус булдырылган урында гына чалырга тиеш. Мондый очракта мал табибы шунда ук системага үзе терки. Ә инде кеше терлекне үз абзарында үзенә ашар өчен үстерсә, ветеринарларга мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
– Әгәр дә үзләре ашау өчен суелса һәм күршеләре ул итнең куркынычсыз булуына ышанса, ветеринария оешмалары моңа каршы түгел. Бары тик аны кая да булса барып сата гына алмаячаклар, – диде Булат Нуриәхмәтов.
6. Шәхси хуҗалыклардагы сыерлардан савып алынган сөтне сөт җыючыга тапшырган очракта, халыкка шулай ук документлар мәшәкате артыннан йөрергә туры килмәячәк. Барысын да сөт җыючы башкара. Ул шулай ук «Меркурий» системасына теркәлеп, халыктан җыелган сөтне лаборатор тикшерү уздырырга бурычлы.
7. Авыллардагы шәхси эшмәкәрләр электрон ветеринария сертификатын үзләре тутыра алмаган очракта, райондагы ветеринария идарәсе белгечләренә мөрәҗәгать итә ала, тик бу очракта алар мал табибына акча түләргә тиеш булачак.
8. Белгечләр аңлатуынча, коры сөт куллану закон тарафыннан тыелмаган. Аны хәтта бала ризыкларында да кулланалар. Җитештерүчеләр бары тик сөт продукциясенең кабында бу хакта мәгълүмат кына җиткерергә тиешле. Коры сөт кушылган сөтне алыргамы-юкмы икәнлеген инде кеше үзе хәл итсен, ди алар.
Комментарийлар