16+

Эльмир Низамовны котлыйбыз!

Татарстан композиторы Эльмир Низамов 2020 елда Россия Президентының яшь мәдәният эшлеклеләре премиясе лауреаты булды.

Эльмир Низамовны котлыйбыз!

Татарстан композиторы Эльмир Низамов 2020 елда Россия Президентының яшь мәдәният эшлеклеләре премиясе лауреаты булды.

Бу хакта Кремльнең рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Эльмир Низамовның иҗаты төрле жанрларда эшли белүе, академик музыка алымнарын милли фольклор элементлары белән үзенчәлекле берләштерүе, үсеш динамикасын озын, киң колачлы музыкаль катламнарда урнаштыруы белән аерылып тора», — дип күрсәтелгән Кремль сайтында. 

Композитор Низамов әсәрләрен башкаручылар арасында Россия һәм чит ил симфоник һәм камера оркестрлары, заманча музыка ансамбльләре бар.

Эльмир Низамов 1986 елның 24 декабрендә Ульяновскида туган. Ул Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган, хәзер анда композиция һәм теория кафедрасы доценты, шулай ук РФ композиторлар берлеге әгъзасы һәм Татарстан композиторлар берлеге идарәсе әгъзасы булып тора.
Композитор камера-инструменталь, симфоник һәм хор әсәрләре, романслар, җырлар, театрга һәм кинога көйләр яза.  

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading