16+

Эльмира Сөләйманованың ни сәбәпле үлгәне билгеле булды

Бу хакта җырчының “ВКонтакте” рәсми төркемендәге администраторы Алсу Хәсәншина хәбәр итте.

Бу хакта җырчының “ВКонтакте” рәсми төркемендәге администраторы Алсу Хәсәншина хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Эльмира соңгы көннәрдә ютәлдән интеккән, әмма тән температурасы күтәрелмәгәч табибларга мөрәҗәгать итмәгән. Үзен начар хис иткәч, концертлардан баш тарткан.

Эльмира төнлә инфаркттан үлгән, дип нәтиҗә ясалган ярганнан соң. Аның 16 яшьлек кызы белән 9 яшьлек улы калды. 

Эльмира Сөләйманова Чаллы шәһәрендә туган, 16нчы мәктәптә белем алган. Иҗат юлын ул “Барс Рекордс” компаниясендә башлаган. Берничә тапкыр “Татар җыры” конкурсы лауреаты булган, дүрт җыентык чыгарган. 
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызганыч хэл,урыны ожмахта булсын,якыннарына сабырлык бир и раббым Эльмиранын улем сэбэбе турында язылган элеге язманы анлап булмый,нинди телдэ язылган,гафу итегез

    Мөһим

    loading