16+

Эльмира вафат булганда, янында балалары һәм ире булган. Җырчы белән хушлашу урыны да тәгаенләнде

Бүген төнлә вафат булган җырчы Эльмира Сөләйманованың кайчан һәм кайда җирләнәчәге тәгаен ачыкланды.

Эльмира вафат булганда, янында балалары һәм ире булган. Җырчы белән хушлашу урыны да тәгаенләнде

Бүген төнлә вафат булган җырчы Эльмира Сөләйманованың кайчан һәм кайда җирләнәчәге тәгаен ачыкланды.

Илмира Нәгыймова хәбәр иткәнчә, җырчы Тукай районындагы Кече Шилнә авылы зиратында җирләнәчәк. Хушлашу чарасы сәгать 10.00да башланачак.
Эльмираны инде моргтан чыгарганнар. 
“Интертат” хәбәр иткәнчә Эльмира бүген иртәнге дүрттә инфаркт кичерү сәбәпле үлгән. Баянчысы Фәйзелхак Хәлимов “Интертат”ка “Янында балалары һәм ире булган. Ире әйтүенчә, Эльмира ике тапкыр кычкырып ютәлләгән дә башка сулыш алмаган. Шулай итеп җан бирүе булгандыр”, – дип сөйләгән. Эльмираның бервакытта да йөрәгенә зарланганы булмаган. «Ютәлләп тора иде ул, тик, йөрәгем авырта, дип әйткәнне хәтерләмим», – дип әйткән Фәйзелхак Хәлимов.
 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    и балам мин синен жырлавыны узенне бик ярата идем.мхрум иттен безне.ер.к сыкрый укреп елый .и аллам сина яш.рг.д. яш.рг. .жымах сина балам.и аллам.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бер кич булсада балалары янында кундырмаганнар инде, безнен татар халкы тизрэк илтеп куя инде. Эх яшь гомере эрэм булды.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Авыр туфагы жинел,карангы гуре якты,тар кабере кин,урыны жэннэтнен турендэ булсын🤲🤲🤲

        Мөһим

        loading