16+

Емелин «Ак Барс»ка кайтмаган

Җиде ел элек «Ак Барс»тан Төньяк Америкага киткән, ике тапкыр Гагарин Кубогы иясе булган Алексей Емелин быел Милли хоккей лигасында карьерасын тәмамлады. Август ахырында аның кабат Казанга кайту мөмкинлеге бар дип хәбәр ителгән иде. Әмма Емелин КХЛдагы хоккей юлын Омскиның «Авангард»ында дәвам итәргә булган.

Әлеге клуб аңа өч еллык контракт тәкъдим иткән, Казанныкы исә ике ел гына булган. Кайбер мәгълүматлар буенча, Омск клубы Россиянең атказанган сакчысына елына 100 миллион сум түләячәк, «Ак Барс»ның да тәкъдим иткән контракт суммасы шул ук күләмдә, әмма вакыты бер елга азрак. «Авангард» президенты Максим Сушинский сүзләренчә, Емелин – «каты» уйнаучы сакчы, командага нәкъ менә шундый уенчы кирәк булган. Мәгълүм булганча, быел Омск командасы составын бик нык яхшыртып, сезонны нәтиҗәле үткәрергә җыена. Казан командасы исә сакчылар рәтен 1995 елда туган Дмитрий Юдин белән тулыландырды. Юдин моңарчы Мәскәүнең «Спартак» командасында чыгыш ясаган. Ике яклы килешү нигезендә, «Ак Барс» уенчысы Ярослав Косов Мәскәүгә юл тотты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading