16+

Эмиль Гобәйдуллин: «Хәзер бездән башка төбәкләр дә үрнәк ала башлады инде»

Россия Президенты Владимир Путин үзенең Федераль җыенга Юлламасында, WorldSkills чемпионаты ярдәмендә урта һөнәри белемне яңартырга кирәк, дигән фикер белдерде. Президент карары буенча, 2022 елга кадәр 2 меңнән артык көллият һәм техникумнарны заманча техника белән тәэмин итәчәкләр.

Эмиль Гобәйдуллин: «Хәзер бездән башка төбәкләр дә үрнәк ала башлады инде»

Россия Президенты Владимир Путин үзенең Федераль җыенга Юлламасында, WorldSkills чемпионаты ярдәмендә урта һөнәри белемне яңартырга кирәк, дигән фикер белдерде. Президент карары буенча, 2022 елга кадәр 2 меңнән артык көллият һәм техникумнарны заманча техника белән тәэмин итәчәкләр.

– Безгә алдынгы сәнәгать оешмаларында эшли белүче белгечләр кирәк. Алар ярдәмендә без заманча техник мәсьәләләрне чишә алырга тиеш, – диде Владимир Путин.

«Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин сүзләренчә, бу юнәлештә Татарстан инде дүртенче ел эшли. Бүген бездә көллият һәм техникум базасында 31 ресурс үзәк бар. Якын киләчәктә тагын ике шундый үзәк булдырмакчылар.

– Ресурс үзәкләрне булдыру, капиталь ремонт ясау, техника сатып алу өчен 2014-2018 еллар аралыгында барлыгы 4,3 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Бүген без бу юнәлештә – ил буенча лидерларның берсе. Республика оешмалары да WorldSkills хәрәкәтен хуплый. Соңгы ике ел эчендә генә WorldSkillsка әзерлек өчен алар тарафыннан 150 миллион сум акча бүлеп бирелде. 2014 елда Казанда беренче тапкыр милли WorldSkills чемпионаты узды. Шул көннән башлап, без бу юнәлештә үзебезнең белемнәрне шомартабыз гына. Минемчә, ил буенча 2 меңнән артык уку йортларын техник база белән тәэмин итү – мөмкин булырдай эш, – ди Эмиль Гобәйдуллин.

Хәзер WorldSkills хәрәкәтендә Россиянең 85 төбәге катнаша, конкуренция көчле. Эмиль Гобәйдуллин сүзләренчә, Татарстан чит илләрнең көчле якларын өйрәнеп, үзенә яраклаштырган.
– Үз чиратында республика җитәкчеләренә һәм оешмаларга WorldSkills хәрәкәтенә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт әйтәсем килә. Шул ук вакытта оешмалар хәзер уку йортларында үз белем бирү базасын булдыру мөмкинлеге алды. Болар барысы да кичәге студенттан эшкә әзер булган белгеч әзерләргә ярдәм итә. Бездә һәр компетенциягә (белгечлеккә) уку йорты, профильле оешма һәм министрлык беркетелгән. Болар барысы да нәтиҗәле эш өчен кирәк. Хәзер бездән башка төбәкләр дә үрнәк ала башлады инде, – ди Эмиль Гобәйдуллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading