16+

Эпидемия башланганнан алып Россиядә коронавирустан 225 325 кеше үлгән

Россиядә пандемия башланганнан бирле бер тәүлектә ковидтан иң күп пациент үлгән.

Россиядә пандемия башланганнан бирле бер тәүлектә ковидтан иң күп пациент үлгән.

Россиядә Covid-19 пандемиясе башланганнан алып яңа антирекорд куелды. Узган тәүлектә илдә коронавирус инфекциясеннән 1015 кеше вафат булган, дип хәбәр итә федераль Оператив штаб.

Мәскәүдә – 73, Санкт-Петербургта – 68, Мәскәү өлкәсендә 7 кешенең гомере өзелгән.

Моннан бер көн элек 998 кешенең вафат булуы хакында хәбәр ителгән иде. Эпидемия башланганнан алып Россиядә коронавирустан 225 325 кеше үлгән.

Россиядә вакцинация кампаниясе дәвам итә. РФ Президенты Владимир Путин россиялеләрне прививка ясатырга чакырды, коронавирус инфекциясенә каршы Россиядә җитештерелгән препаратларның нәтиҗәле һәм куркынычсыз булуын искәртте, дип яза https://trt-tv.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading