16+

Зөләйха Хәкимҗанова: “Кайткач, әнинең кабере янында үкси-үкси еладым”

Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Зөләйха Хәкимҗанова 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Зөләйха Хәкимҗанова: “Кайткач, әнинең кабере янында үкси-үкси еладым”

Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Зөләйха Хәкимҗанова 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Ул артистлар арасында иң тыйнакларның берседер, мөгаен. Әңгәмәне укыгач, сез дә моңа инанырсыз.

– Интервью алдыннан сезнең турында Интернеттан мәгълүмат эзләдем. Соңгы 20 елдан интервью биргәнегез булмаган. Ни өчен? Артистлар һәрвакыт җәмәгатьчелек күз алдында булырга тырыша бит.
– Кайбер кеше чәчрәп чыга, ә мин нишләптер гадирәк, тыйнаграк шул. Балачакта бик оялчан идем. Хәзер барыбер сәхнә үзенекен итте, бераз үзгәрдем. Әмма тыйнаклыгым бар әле. Яшь вакытта интервьюлар бирә идем, аннан һаман шул бер үк сүзне кабатлау ардыртты. Олыгайгач та, нишләптер, күңел тартмый. “Кемгә кызык икән ул?”, – дип тә уйлап куям.

– Үзегезгә бик таләпчән икән. Артист кеше барыбер үзен яратырга тиештер?
– Дөрес әйтәсең, үземә бик катгый карыйм. Артистлар гына түгел, һәркем үзен яратырга тиеш. Әмма масаеп йөрергә яратмыйм, бу миңа хас түгел. Театрда да тыйнак булуымны беләләр. Кайвакыт спектакль тәмамлангач баш ияргә чыкканда да арттарак басам, яшьләр: “Зөләйха апа, алга басыгыз инде”, – дип этеп-төртеп чыгаралар. Роль дә сораганым юк. Гомумән, бернәрсә дә сорамыйм. Театрга зур рәхмәт. Эшемне күреп, бәяли белделәр. Сорамасам да лаеклы бүләкләрне бирделәр. Үзем дә беркайчан: “Бу роль миңа килешми”, – дип борын җыерганым булмады. Сәхнәгә чыгып агач булып басып торсам да риза. Эшем шул бит. Зур, кечкенә, масса рольләре – һәрберсен яратам. 

– Бу совет тәрбиясеме? Замана үзгәрә бит, Зөләйха апа...
– Бәлки, шулайдыр. Каршы әйтмә, кешенекенә кагылма, гадел бул – безне шулай тәрбияләделәр. Белмим, мин заманага карамыйм. Тулаем алганда тормышым бик шома барды. Барысы да үзеннән-үзе җайланды. Хатын-кыз актрисалардан театрда мин иң өлкәне. Спектакльләрем дә күп, шөкер. 

– Тумышыгыз белән Әстерхан якларыннан. Татарстан белән юлларыгыз ничек кисеште?
– Әстерхан шәһәреннән җиде генә чакрым читтә урнашкан Осиный бугор авылында тудым. Авылыбыз зур иде, әти авылда мәдәният йорты мөдире булып эшләде. Һөнәри белеме булмаса да, ул җырлый да, бии дә, спектакльләр дә куя иде. Әти 5-6 яшьтән мине спектакльләргә бала рольләрен уйнарга кертә башлады. Каршы килсәм дә, кертте. Сәхнәгә тартылуның сәбәпчесе – әти иде. Әни дә мәдәният йортында эшләде. Аның тавышы бик моңлы, матур булды. Театр белән юлларыбыз Әстерхан ярым профессиональ халык театры ярдәмендә кисеште. Әстерханда мәдәният йортын ремонтка яптылар, шуңа халык театры берникадәр вакыт безнең авылның мәдәният йортында төпләнде. Миңа ул вакытта 16 яшь, тегүчегә укырга да кергән идем. Шулай да авыл бәйрәмнәрендә чыгыш ясауны туктатмадым. Халык театрында эшләүчеләр күреп алып, эшкә чакырдылар. Әти-әни дә үзләре иҗат кешеләре булгач, каршы килмәде. Театрга килү белән фестивальләрдә җиңүләр яуладым. Театр юлым шулай уңышлы башланып китте. Әстерхан театрында 8 ел эшләдем. Ә Казанга килү бөтенләй очраклы булды. Әстерхан театрында Казаннан килгән актерлар бар иде. Алар арасында Слухана апа Досаева да бар иде. Ә аның кызы Земфира апа күчмә театрда эшләде. Слухана апа лаеклы ялга чыккач, кызы аны Казанга килергә үгетләде. Шулвакыт Слухана апа: “Теләгең булса, үзем белән Казанга алып китәм. Син монда әрәм булып кына ятасың. Казанда профессиональ театрга барырга кирәк”, – диде. Әти-әниләр белән дә үзе сөйләште. Менә шулай Казанга киттем. Мине бик җылы каршы алдылар. 1974 елдан Тинчурин театрында. 

– Әти-әниләрегез күптән вафат. Әстерхан-Казан юлы да ерак. Алар янына еш кайттыгызмы?
– Әти-әнине бик сагындым. Хәтта поезддан сикерер дәрәҗәгә җиткәнем дә булды. Ике елдан соң, кияүгә чыктым. Шушы күчмә театрда үз ярымны очраттым. Гаилә коргач, кая китәсең инде? Тик нәрсә дисәгез дә, туган як сагындыра. Җылы якларда гастрольләрдә йөргәндә тигәнәкләрне сыйпап китә идем. Дөрес, ял вакытында әти-әни исән чакта  һәр елны кайттым. Әни бик иртә китеп барды, аның вафатына 36 ел инде. Әти дә дүрт елдан соң китеп барды... Әнинең үлемен бик авыр кичерде, юксынды. Йөрәк инде, йөрәге түзмәгәндер. Ә әни бер дә сәламәтлегенә зарланмады, кисәк кенә баш миенә кан салудан китеп барды. Урыннары оҗмахта булсын.

– Якыннарыгызны соңгы юлга озата алдыгызмы?
– Әни салкын тиеп, хастаханәдә ятып чыккан иде. Мин ул вакытта Казахстан якларында гастрольләрдә йөрим. “Әнинең хәле яхшы”, – дигән хәбәр килде, тынычландым. Бервакыт төнлә йокым качты, кемдер мине төртә-төртә уята. Уянып китәм, беркем дә юк. Иртән “әни үлгән” дигән хәбәр килеп төште. Әни шул кичтә җанын биргән булган. Нишләргә? Театр берничек тә җибәрә алмый, гастрольләрнең иң кызган мәле. Әнине җирләргә кайта алмадым. Дөрес, спектакльләрне алыштырып, икенче көнне кайтып киттем. Әнине җирләгәннәр иде инде. Ул вакытта самолетка билетлар табу да кыен. Көч хәл белән кайттым. Кайткач, әнинең кабере янында үкси-үкси еладым. Ә әти нәкъ ялга чыгар алдыннан, җәен китеп барды. Бакчага су сибәргә чыккан. Өйгә озак кермәгәч, сеңлем аны эзләп киткән. Ул чакта соң булган инде, әтинең тәне суынган... Ирем белән самолетка билетлар алып, әтине соңгы юлга озатырга кайттык. Безне көттеләр. Әтине соңгы юлга озата алдым. Хәзер инде Әстерханга да бик кайтып булмый. Сеңлем генә исән.

– Энегез вафатына күпме була инде?
– Дүрт ел. Аны югалтуны да бик авыр кабул иттем. Энем белән бер яшь кенә ара булгач, игезәкләр кебек үстек. Минем 4-5 көн спектакльләрем юк иде. Энем авырта дигән хәбәр килгәч, театр җитәкчелеген алдан кисәтеп, кайтып киттем. Энем урын өстендә ята иде. Мине танып алды, хәле бик авыр иде инде. “Мине таныйсыңмы?” – дигәч тә, сүзсез генә кулымны кысты. Өч көн Әстерханда булдык, аннан кире Казанга кайтып киттек. 10 көннән соң энем дә китеп барды. Ярый әле исән вакытта күреп калдым, күңелдә калмады. Рәхмәт театрга, авыр вакытта хәлемә керделәр. 

– Сезнең гаиләдә кайгы, ә гастрольләрне дәвам итәргә кирәк. Сәхнәгә ничек чыктыгыз соң?
– Әнинең вафатыннан соң кире гастрольләргә кушылдым. “Әни килде” спектаклен уйныйбыз. Исламия апа Мәхмүтованың да әнисе гастрольләргә киткәнче вафат булды. Без Исламия апа белән икәүләшеп кочаклашып елыйбыз. Көч-хәл белән үзебезне кулга алып, уйнадык инде.

– Ирегез белән сезне театр кавыштырган. Ул сезнең эшегезне кабул иттеме, көнләшмәдеме? 
– Ирем театрда машина йөртүче булып эшли иде. Без күрештек тә, ярты елдан кавышып та куйдык. Вәзыйх ышанычлы кеше ул. Бернинди көнләшү булмады, үзе дә театрны бик ярата. Эшемне, һөнәремне хөрмәт итә. Дөрес, көнләшүгә сәбәп тә бирмәдем. Мин бик тугры кеше. Вәзыйх тә беркайчан авыр сүз әйтмәде. Алтын куллы, эшчән, тырыш кеше ул. Мин аңа бик рәхмәтле. Тәкъдим ясавы да бик үзенчәлекле булды. Егет белән кыз булып очрашып йөргән вакытыбыз. Авылга алып кайтып, мине күрсәтәсе килә инде. Бауман урамында күчтәнәчләр җыеп йөрибез. Яңгыр ява башлады, без аяк киеме сата торган кибетнең түбәсе астына качып тордык. Шулвакытта Вәзыйх тәкъдим ясады. “Бары авылга кайтабыз, туйны да сөйләшеп килер идек”, – ди. Тәкъдимне шулай ясарлар дип һич уйламадым. Озак уйлап тормадым, ризалаштым. Өч елдан алтын туебыз була, Аллаһ бирсә. 

– Әти-әниләрегез туйга килдеме соң?
– Туйны иремнең авылында ясадык. Әти-әни, якыннар поезд белән килделәр. Без гаилә кордык та, аннан гастрольләргә киттек. Туй сәяхәте менә шул булды. Ялга чыккач, Әстерханга кайтып, анда тагын бер кат туган-тумачаны җыеп, туй үткәрдек. Кыскасы, ике тапкыр туй уйнаттык. 

– Күп кенә иҗатчыларның авырткан урыныдыр ул. Шулай да: “Бер бала белән генә калдым”, – дип үкенмисезме?
– Без бит күчмә театрда эшләдек. Бәлки, хәзерге кебек уңайлы шартлар булса, тагын бала табар идем. Ә без 5 көн өйдә тордык та, яңадан чыгып киттек. Баланы кемгә калдырасың? Гел юлда йөрдек. Кызыбыз Энҗе укырга кергәнче безнең белән йөрде. Әти-әнигә калдыра алмыйм, алар еракта. Иремнең дә гаиләсе ишле, аларны мәшәкатьләп йөрисе килмәде. Бик авыр вакытларда иремнең әти-әнисе ярдәм итте, әлбәттә. Әмма күп очракта үзебез белән алдык. Кызым укырга кергәч, ирем гастрольләргә йөрми башлады. Бала белән дәрес әзерләү кебек эшләр аның җилкәсенә төште. Кызым да, шөкер, эшемне аңлады. Бервакыт шөбһә белдермәде. Үзе дә балачактан театрда бит. Әллә безнең эчке кухняны күргәнгә кызым театрга якын килмәде. 

– Тормышы бәхетлеме соң?
– Киявебез бик көнче булды шул. Үзем андый әйберне белмәгәч, бик сәерсендем. Көнче ир белән яшәү кыен икән. Иремнең мине гастрольләргә җибәрүенә кияү шакката иде. Без балаларның арасына кермәдек, үзләре аерым яшәделәр. Килешә алмадылар, нишләтәсең, язмагандыр инде. Балалары булмавын да авыр кабул иткән идем. Хәзер барысы да Аллаһы Тәгалә кулында дип, шөкер итеп яшим. 

– Зөләйха апа, сезнең дә ирегез белән бер-берегезне аңламаган вакытлар булгандыр?
– Булды инде, тормыш бит бу. Әмма ул көндәлек мәшәкатьләргә кагылышлы гына. Ирем бик кызу кеше. Тиз кыза, тиз суына. Көндәлек мәшәкатьләргә кагылышлы бәхәсләр туып тора, шулай да тиз узып китә. Иң мөһиме – безнең тормышка карашларыбыз бер булды. 

– Аерылышулар буенча статистика елдан-ел безне сөендерми. Без үзгәрдекме әллә мәхәббәт башкамы?
– Нишләптер яшьләр аз гына тавыш чыкса да, аны уздырып җибәрә алмый. Бер-береңә юл кую да сирәк күренеш. Яшьләр беренче урынга үзләрен куя. Элек әти-әнинең сүзенә дә колак сала идек. Ә хәзер: “Мин беләм, үземчә яшим”, – диләр. Ата-ана баласына начарлык теләми. 

– Юбилеегызга нинди кәеф белән киләсез?
– Кайчак онытылып китәм. Үзем генә калганда барыбер олыгаю көннәре турында уйланам. Әле бер җирең авырта, әле икенчесе. Яшьлекләр үтә икән, дип әйтеп куясың. Элеккечә яшәргә тырышасың, әмма яшь баса. Күчмә театр белән салкын клубларда уйнаулар яшь баргач үзләре турында белгертә башлады. Нишләтәсең, барысы да Ходай кулында. Оптимист булырга тырышам. “Хәлләр ничек?” – дип сорагач та, яшьләрчә дип җавап кайтарам. Уфтанып яшәү – яшәү түгел инде ул. Аллаһы Тәгалә биргән көннәреннән аермасын. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading