16+

Эпидемия чорында эшли башлаган Татарстан проекты беренче урынны алган

Татарстанның "Табибларны йөртү, азык-төлек һәм медикаментларны китереп бирү проекты" АСИ "Смарт Эволюция" бәйгесендә җиңүче булган.

Татарстанның "Табибларны йөртү, азык-төлек һәм медикаментларны китереп бирү проекты" АСИ "Смарт Эволюция" бәйгесендә җиңүче булган.

"Яндекс.Такси" белән берлектә гамәлгә ашырылган "Табибларны йөртү, азык-төлек продуктларын һәм медикаментларны китереп бирү проекты" Стратегик инициативалар агентлыгының "Смарт Эволюция" конкурсында (АСИ) "Смарт антивирус" номинациясендә җиңде, дип сөйләде Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казан Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков журналистлар белән берлектә үткәрелгән матбугат конференциясендә. Аның сүзләренә караганда, республикада гамәлгә кертелгән тәҗрибә өйдә ярдәм күрсәтү мөмкинлеген арттыру буенча нәтиҗәле системага әверелде.

"Горурлану өчен сәбәп бар", - дип билгеләп үтте Жаворонков.
Ул аныклап үткәнчә, ведомствоара дәрәҗәдә бердәмләшү - төрле дәүләт оешмалары һәм бизнес проблемаларын хәл итү өчен оешкан очракта нәтиҗәле.

Конкурска бөтен Россия буенча 572 гариза кергән, дип ачыклык кертте спикер.
Табибларны йөртү, медикаментлар һәм продуктлар ташу буенча "Помощь рядом" проекты март ахырында Казанда һәм Мәскәүдә эшли башлаган иде. 
"Яндекс. Такси" программасын гамәлгә ашыру өчен меңләгән машинадан торган парк формалашкан. Проектка кертелгән инвестицияләр 250 млн сум тәшкил иткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading