16+

Ерткычларча үтерелгән кызларга 17-19 яшь булган

Оренбург өлкәсендә вәхшиләрчә үтерелгән кызларга 17, 18 һәм 19 яшь булган. Алар бергә яшәгәннәр, дип хәбәр иткән Россия Тикшерү комитетының массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Радик Галимов.

Оренбург өлкәсендә вәхшиләрчә үтерелгән кызларга 17, 18 һәм 19 яшь булган. Алар бергә яшәгәннәр, дип хәбәр иткән Россия Тикшерү комитетының массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Радик Галимов.

"Аларның яше билгеле, аларга 17, 18 һәм 19 яшь булган. Алар бергә яшәгән, фатир арендалап торган. Үлгән кызлар җирле мәгариф учреждениесе студентлары", - дип аның сүзләрен китерә ТАСС.

Төбәкнең бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Анжелика Линькова үзенең инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр иткәнчә, үтерелгән кызлар Башкортстаннан килгән.

"Гайда фаҗига булды. Иртән өч яшь кызның үле гәүдәсен таптылар. Аларның берсенә 17 яшь булган. Калганнарына 18 һәм 19 яшь. Тикшерү комитеты тикшерүчеләре җинаять эше кузгатты. Башкортстан кызлары Гайга укырга килгән. Укытучылары яхшы характеристика бирә. Хәзер без аларның гаиләләре белән мөмкин кадәр ярдәм итү өчен элемтәгә керәбез", - дип язган Линькова.

Башта ашыгыч хезмәтләргә Яшьләр урамындагы йорт фатирында янгын турында хәбәр килгән. Ялкынны сүндергәннән соң, торакта ике кызның үле гәүдәләре табыла. Аларның бу фатирда яшәгәнлеге ачыклана.
Озак та үтми, ишек алдында тагын бер мәет табылган. Һәлак булучыда көчләп үтерелгән билгеләре булган.

Ике кыз - Башкортстанның Баймак районыннан, берсе - Күгәрчен районында туган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, биредә шулай ук Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дә ярдәм күрсәтә. Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлак булган кызларны балта белән чабып үтергәннәр.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading