16+

Эш урыннарын прокуратура эзли башлаячак

Казанда быелның 1 маена 4583 кеше рәсми рәвештә эшсез сыйфатында теркәлгән.

Казанда быелның 1 маена 4583 кеше рәсми рәвештә эшсез сыйфатында теркәлгән.

- Башкалада 15 мең вакансия бар. Бер эшсезгә өч вакансия туры килә. Быелның дүрт аенда 3367 кеше эшкә урнаштырылды, - диде «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казанның мәшгульлек үзәге директоры Марат Хәйруллин.
Россия Федерациясе Хезмәт министрлыгы мәгълүматларына караганда, илдә эшсезләр күрсәткече хезмәт яшендәгеләрнең 1,2 процентын тәшкил итә. Казанда исә ул - 0,76 процент (узган ел әлеге күрсәткеч 0,91 процент булган).

Казанда өч банкның банкротлыкка чыгуы хәлне беркадәр кискенләштерәчәк. Киләсе өч айда банкларның 2 мең хезмәткәре кыскартылачак.
- Эшсез калган очракларда төшенкелеккә бирелмичә, икенче көнне үк мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итү зарур, - дип киңәш итте Марат Хәйруллин.

Ел башыннан 29 вакансия ярминкәсе оештырылган, шуларда 542 кеше хезмәт урыны табып, эшкә урнашкан. Казандагы предприятиеләрнең 1377 эшче-хезмәткәре өстәмә һөнәрләргә укытылачак. Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы быелга шушы максатларга 15 миллион 954 мең сум акча күчергән.

- Студент-яшьләр төзелеш отрядларында катнашучыларны эшче һөнәрләренә өйрәтү программасы гамәлдә, - диде Марат Хәйруллин. - Быел 191 егет һәм кыз бетончы, арматурчы, штукатур-буяучы, монтажчы, ташчы һөнәрләренә укырга алынды.
Өлкән яшьтәгеләргә дә махсус стратегия бар. Мәшгульлек үзәге быел да пенсионерларны кондитер, аш-су әзерләүче, электрчы, каравылчы, электр белән эретеп ябыштыручы, тегүче, флорист һәм башка һөнәрләргә укыту өчен курслар оештыра. Өлкәннәрдән 132 кеше җиң сызганып укырга керешкән инде. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне һәм балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру чаралары күрелә. Быел, мәсәлән, 56 инвалид эшкә урнаштырылган.
Казанда 1669 предприятие һәм оешма үзләрендә вакансияләр булуы турында мәшгульлек үзәгенә хәбәр итеп тора. Ләкин бу предприятие, оешмаларның 2 проценты гына. Калганнары, ягъни 98 проценты эш урыннарын яшерә.
- Мәшгульлек үзәгенә вакансияләр турында мәгълүмат бирмәүче предприятиеләр һәм оешмалар «Россия Федерациясе халкының мәшгульлеге турында»гы федераль законны боза. Шул сәбәпле халык хезмәт базарындагы хәлләр турында тулы мәгълүмат ала алмый, - дип, Марат Хәйруллин прокуратураның әлеге мәсьәләгә игътибар юнәлтүен сорады.

Фикерләре белән уртаклашканда, мэр Илсур Метшин Казанда 2014-2015 елларда хезмәт базарында хәлнең шактый кискен булганлыгын искә төшерде.
- Бүген икътисад тотрыклылана бара. Балигъ булмаганнарны вакытлы эшкә урнаштыру - катлаулы мәсьәлә, әлбәттә, - диде Илсур Метшин. - Совет чорында бу эш билгеле бер тәртипкә салынган иде. Яшьләр слесарь, фрезерчы өйрәнчекләре иде. Хәзер предприятиеләр - акционерлык җәмгыятьләре, аларга таләп куеп булмый.

Казанда 70 мең предприятие һәм оешма исәпләнә.
- Предприятиеләр вакытлы эшкә балигъ булмаган бер баланы гына алса да, мәсьәлә чишелер иде, - дип, үтенечен җиткерде Марат Хәйруллин.

Казанда 2017 елга хезмәт базары
Мәшгульлек үзәкләрендә 15000 вакансия бар
Эшсезлек күрсәткече 0,91 проценттан 0,76 процентка кимегән
4583 кеше рәсми рәвештә эшсез сыйфатында теркәлгән
Ел башыннан 29 вакансияләр ярминкәсе үткәрелгән
Бер кешегә өч буш эш урыны туры килә
1 майга 5726 кеше эш эзләп мөрәҗәгать иткән

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading