16+

Эшкуарларга “коммунизм” җитте

Мәктәп елларында укытучыларыбызның:”Коммунизмда акча булмый. Һәр кеше ил байлыгыннан үзенә кирәк кадәренчә бушлай файдалана”, - дип сөйләгәннәре хәтердә.

Мәктәп елларында укытучыларыбызның:”Коммунизмда акча булмый. Һәр кеше ил байлыгыннан үзенә кирәк кадәренчә бушлай файдалана”, - дип сөйләгәннәре хәтердә.

Акча беренче урында торган капиталистик җәмгыятьтә дә “коммунизм” төсмерләре чагылыш таба ала икән, ләбаса. Казанда “Эшкуарлык коррупциягә каршы” иҗтимагый гамәлләр үзәге (Центр общественных процедур “Бизнес против коррупции”) коммерциячел булмаган автоном оешма барлыкка килде. Казанның Париж Коммунасы урамындагы 25/39 нчы йорттагы 7нче офиска урнашкан ул.

- Эшкуарларны  хакимият органнары тарафыннан ришвәт таләп итүләрдән, законсыз җинаять эше эзәрлекләүләреннән яклаячакбыз. Үзәк юристлары бушлай хезмәт күрсәтә, эшкарлардан бернинди түләү алынмый, - диде үзәк президиумы рәистәше Гөлнара Сергеева “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Мондый үзәкләр Россиянең 35 төбәгендә эшли инде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бездә дә “Эшкарлык коррупциягә каршы” республика үзәге ачуны хуплаган.
- Башкортстандагы үзәк тә актив эшли. Яшь юристлар өчен бу үзләрен күрсәтү һәм таныту мөмкинлеге. Үзәктә юристларның җәмәгать советы оештырыла. Аның составына юристлар, сәясәтчеләр һәм эшкарлар үзләре дә керә ала, - диде Гөлнара Сергеева.
Казан федераль университетының юридик факультетын тәмамлаучылар ассоциациясе башкарма директоры Илсур Салихов әйткәнчә, үзәк оештырылу юристларда зур кызыксыну уяткан. Казан федераль университетының юридик факультеты деканы Лилия Бакулина сүзләренә караганда, “Эшкарлар коррупциягә каршы” үзәге студентлар өчен гамәли күнекмә мәйданы була ала.
Казанда 8 июньдә Ассамблея Legal Expert Awards (LEA) форумы үткәрелә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading