1 гыйнвардан иминият пенсиясе 5.9 процентка индексацияләнә.
Эшләмәүче пенсионерларның пенсия күләме быелдан 18 мең 521 сум булачак. 1 гыйнвардан иминият пенсиясе 5.9 процентка индексацияләнә. Әлеге яңалык 30,78 млн кешегә кагыла. 2019 елдан 2024 елга кадәр пенсияләр элеккеге кебек 1 февральдән түгел, 1 гыйнвардан индексацияләнә. Алдагы елларда 5,6 һәм 5,5 процентка индексацияләнеп,
2022 елда пенсия күләме — 18 521 сумга, 2023 елда — 19 476 сум, 2024 елда 20 469 сумга җитәр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Азрак пенсия алган кешелэрнен ,пенсия азрак Арта бит инде ул,эле 18 меңгэ житкэнче Ничэ тапкыр артырырга кирэк и Ничэ ел кирэк куып житэргэ 18 меңгэ кадэр,минем эле быел только 600 сумга гына арта.
0
0