16+

Эшләми торган көннәрдә студентлар каникулга китәме?

Татарстанда коронавируска каршы оператив штаб бу сорауга җавап бирде.

Татарстанда коронавируска каршы оператив штаб бу сорауга җавап бирде.

30 октябрьдән, Президент Владимир Путин карары нигезендә, Россия халкы өчен эшләми торган атна башлана.

Бу көннәрдә республикада эш циклы бүленә алмый торган предприятиеләр, оешмалар элеккечә эшләвен дәвам итәчәк. Шул исәптән, балалар бакчалары да. Моннан тыш, мәктәп яны лагерьлары да эшчәнлек алып барачак, дип белдерде журналистлар белән очрашу барышында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Урта һөнәр белем бирү, югары уку йортларында укучы студентлар өчен дә укыту процессы туктатылмаячак. Бинага кергәндә аларның тән температурасы тикшереләчәк. Әгәр дә салкын тию, коронавирус билгеләре булса яисә бу диагноз расланса, студент һәм аның белән элемтәдә булганнар үзизоляциягә, дистанцион укуга җибәрелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading