16+

Эшмәкәр укучылар авыру балаларга ярдәм итә

“Южный” күңел ачу комплексында Татарстанның төрле районнарыннан, шәһәрләреннән килгән эшмәкәрлек мәктәп компанияләре яңа ел хәйрия ярминкәсендә катнашты. Ярминкәдән кергән акчаларның бер өлешен алар «Ак Барс Созидание» хәйрия фондына тапшырачак.

Эшмәкәр укучылар авыру балаларга ярдәм итә

“Южный” күңел ачу комплексында Татарстанның төрле районнарыннан, шәһәрләреннән килгән эшмәкәрлек мәктәп компанияләре яңа ел хәйрия ярминкәсендә катнашты. Ярминкәдән кергән акчаларның бер өлешен алар «Ак Барс Созидание» хәйрия фондына тапшырачак.

Мәктәп системасынңда мондый бизнес компанияләр республикада инде 20 елга якын эшли,  ә хәйрия ярминкәләрендә катнаша башлауларына 2019 елда 10 ел була. “Эшмәкәр акча эшләүче генә түгел, беренче чиратта, ул кеше булырга тиеш”, – ди “Яшьләр ирешкән үрләр” Казан үзәге иҗтимагый оешмасының башкаручы директоры Ләлә Бикчәнтәева.

“Яшьләр ирешкән үрләр” оешмасы 1999 елда оешкан. Бөтен дөньяга танылган эшмәкәр, беренче булып виртуаль чынбарлык шлемын уйлап тапкан Илья Флакс та нәкъ менә Казандагы бизнес компанияләрдә чирканчык алган. 2009 елдан бирле бизнес компанияләр төрле хәйрия ярминкәләрендә катнаша. “Беренче елларда бары ун гына бизнес компания катнашкан иде, хәзер исә эшләрне сайлап алабыз. Бу юлы 84 компаниянең 26 сы ярминкәгә эләгә алды. Алар арасында Болгар, Әлмәт, Чистай, Казан, Чаллы, башка мәктәпләрдән актив укучылар бар”,– ди Ләлә Бикчәнтәева.


Бизнес компанияне һәр мәктәп оештыра ала. Моның өчен мәктәп күләмендә бу хакта приказ чыгару, Казанның “Яшьләр ирешкән үрләр” үзәге белән элемтәгә керү, бизнес компанияне җитәкләүче укытучыны билгеләү, актив укучылар гына кирәк. Дөрес, компанияләрнең көчлеләре генә яшәп кала икән. Ни дисәң дә, бизнес белән шөгыльләнү җиңел түгел.
Мәктәп укучылары үзләре: “Без бизнес уйныйбыз”, – гына дисәләр дә, барысы да чын чынлап. Бизнес компанияләренең үз президентлары, менеджерлары, бухгалтерлары. Финанс хисабын да алып баралар, бизнес планнар да төзиләр, төрле форумнарда, семинарларда катнашалар, товарны җитештерү, сату буенча белем туплыйлар.

Ярминкәдә нинди генә эшләр юк: сабыннар, агачтан ясалган түштамгалар,  чыршы уенчыклары, картиналар, үзенчәлекле стильдә эшләнгән блокнотлар дисеңме. Күбесен укучылар кулдан эшләгән.  
Апасның Каратун авылыннан “Өлгер кызлар” бизнес компаниясе чиккән кәләпүшләр, түбәтәйләр алып килгән. Исемнәре җисеменә туры килә. Кызлар бар яктан да булган. Олимпиадаларда да катнаша, җырлый, бии, укуда да сынатмый, кул эшләрен дә булдыралар. “Бизнес булгач, акчасыз булмый, кергән акчаның күп өлеше эш өчен кирәкле чималларга тотыла, хәйрия акциясендә катнашабыз, кызларның үзләренә дә аз булса да хезмәт хакы бүлеп бирәм”,– дип елмая җитәкчеләре технология һәм рәсем фәне укытучысы Гөлинә Гаделшина.

Чаллы шәһәренең Гали Аккош исемендәге 84нче лицей интернат укучылары дару үләннәре җыю белән шөгыльләнә.“Безнең Түбән Кама тыюлыгында сәламәтлек өчен файдалы үләннәр җитәрлек. Укытучыбыз белән аларны җыеп, киптерәбез, үләннәрдән төрле чәйләр, брелоклар ясыйбыз. Эченә үлән тутырылган мендәрләр, уенчыклар да бар. Хуш ис тынычландыра, дәвалый, – ди “Аккош” бизнес компаниясеннән София Гыйзәтуллина.
 Әлмәт шәһәренең 144нче мәктәбендә бизнес компания инде өч ел эшли. Баштарак яшь эшмәкәрләр ябыштыра торган кул эшләнмәләре ясаудан башлаган булсалар, хәзер тәҗрибәләре арткан. Сабыннар, хуш ис чыгара торган сашелар җитештерә башлаганнар. “Үзебезне бизнеста сынап карау бик кызык. Аеруча мондый ярминкәләр файдалы. Үзеңне күрсәтү, яңа идеяләр уртаклашу,  элемтәләр урнаштыру өчен шәп урын. Безнең Әлмәттә мондый ярминкәләр  сирәк уза”, –  ди бизнес компания җитәкчесе Зәринә Шәрипова.

Югары уку йортында бизнес буенча белем бирүче, Казанның 7нче гимназиясендәге бизнес компаниядә укытучы Светлана Соловьева бизнес серләренә мәктәптән үк төшендерү мөһим дип саный. “Тәҗрибә бездә һәрчак җитми. Хәтта университетта да азрак игътибар бирелә. Ә монда укучылар инде мәктәптән үк барысын да өйрәнеп, белеп киләләр”,–  ди ул. Былтыр яңа ел хәйрия ярминкәсеннән 100 мең сумнан артык акча җыя алганнар. Ул акча яман шеш белән авыручы ике яшьлек баланы тернәкләндерү өчен киткән.Быел да ярминкәдән җыелган акчалар мохтаҗ авыру балаларны дәвалау өчен тотылачак.

 

 Анастасия Исаева, Татарстан .Дәүләт Советы депутаты:
– Бу укучыларны балалар дип әйтеп тә булмый. Алар инде бизнесның нәрсә икәнен белгән, җаваплылык тоеп, җитди эш башкаручы, акча эшли белүче эшмәкәрләр. Күзәтүләремнән чыгып әйтә алам, аларның талантлары елдан ел үсә, гадәти булмаган кул эшләнмәләре уйлап табалар. Иң мөһиме – алар милионнар эшләүне максат итеп куймый. Татарстан өчен нәрсә кирәген тоеп, ниләр эшли алачакларын төгәл беләләр, республикабыздагы матур гадәт– хәйрия эшчәнлеген дәвам итәләр.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading