16+

Эшмәкәрлек атналыгы башланды

Бүген бөтендөнья эшмәкәрлек атналыгы башланды. Дөньяның 170 илендә уздырыла торган бу чарага Татарстан да кушылды.

Бүген бөтендөнья эшмәкәрлек атналыгы башланды. Дөньяның 170 илендә уздырыла торган бу чарага Татарстан да кушылды.

Эшмәкәрлек атналыгы уңаеннан республиканың эшмәкәрләргә ярдәм итү фонды Икътисад министрлыгы белән берлектә бик күп чаралар уздырачак. Гражданнар өчен ачык ишекләр көне, бизнес процесслар буенча мастер-класслар, “Син – эшмәкәр” дигән белем бирү семинары, студентлар эшмәкәрлеге, яшь бизнесменнар чыгышлары дисеңме...

Татарстанның эшмәкәрләргә ярдәм итү фонды җитәкчесе Айрат Салихов әйтүенчә, эшмәкәрләргә үз эшен җәелдерү өчен аз ставкалы кредитлар алу мөмкинлеге булдырылу шарт. Бу мәсьәләдә Татарстанда уникаль продукт тәкъдим ителә. Дәүләт программасы нигезендә эшмәкәрләр елына 7,5 процент ставка белән 3 елга 300 меңнән 3 миллион сумга кадәр ташламалы кредит ала алалар. 2014 елдан бирле барлыгы 1100 микрозайм бирелгән. “Бәяләнеп бетмәгән, җитәрлек дәрәҗәдә камилләшмәгән тармак – авыл хуҗалыгы”, – дип саный Айрат Салихов. Бу өлкәдә мөмкинлекләр тагын да зуррак, тиешенчә кулланырга гына кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading