16+

Эшмәкәрләргә күңелле яңалык: пошлина түләми генә оешманы рәсмиләштерергә мөмкин

Европаның кайбер илләрендәге сәясәтчеләр Россиягә карата төрле санкцияләр кертергә, гамәлдәге санкцияләрне озынайтырга чакырып, трибуна-мөнбәрләрдән ярсый. Шөкер, сәнәгать үз юлыннан барыбер алга бара.

Эшмәкәрләргә күңелле яңалык: пошлина түләми генә оешманы рәсмиләштерергә мөмкин

Европаның кайбер илләрендәге сәясәтчеләр Россиягә карата төрле санкцияләр кертергә, гамәлдәге санкцияләрне озынайтырга чакырып, трибуна-мөнбәрләрдән ярсый. Шөкер, сәнәгать үз юлыннан барыбер алга бара.

- Татарстанда чит илләрдән 300дән артык компания инвестиция проектларында катнаша. Төркия, АКШ, Кытай һәм Көньяк Корея илләре белән хезмәттәшлек аеруча югары,-диде республиканың икътисад министры урынбасары вазифаларын башкаручы Индира Киреева “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында эшкуарлар өчен эшләр башкару уңайлыклары тагын да киңәйтелгән. Мәсәлән, электрон тәртиптә мөрәҗәгать иткәндә төзелеш эшләре башлауга рөхсәт алу, җир кишәрлеген теркәү гамәлләре гадиләштерелгән. Порталдан һәм күп функцияле үзәкләрдән (МФЦ) файдаланганда дәүләт пошлинасы түләтелми.
- Эш документларын кәгазь вариантта башкарганда юридик затлар 4 мең сум, физик затлар 800 сум дәүләт пошлинасы түли. Эш башлап җибәрергә йөргән кешеләр өчен аның монысы да акча бит,-дип, кайгыртучанлык күрсәтеп әйтте Индира Киреева.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында эшкуарлар өчен махсус “Для бизнеса” кушымтасы ачылган. Аңа эшкуарларга кагылышлы электрон хезмәт күрсәтүләр тупланган, тема буенча эзләп мәшәкатьләнәсе юк. “Газпром трансгаз Казань” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә, “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыятенә гаризаларны интернет-портал аша тапшырырга һәм гаризаңның үтәлешен “шәхси кабинетыңда” онлайн-режимда күзәтергә була.
Татарстан Республикасы Инвестиция порталы 11 телдә хезмәт күрсәтә. Узган ел кытай теле дә кулланышка кертелгән.

- Инвестиция порталы белән узган ел 140 илдән 28 мең мәртәбә таныштылар. Шулар арасында элеккеге инвесторлар да, кызыксынып китеп, Татарстанда ивест проектларда катнашырга теләк белдерүчеләр дә бар,-диде Индира Киреева.

Авыл хуҗалыгы тармагында эшчәнлек алып баручы крестьян-фермер хуҗалыклары(КФХ) һәм кооперативлар инвестицияләрдән файдалана ала. Индира Киреева фермерларны “Единый центр кредитования”, шулай ук Татарстанның Гарантия фонды сайтларындагы мәгълүматлар белән яхшыллап танышырга чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading