16+

Эсселәр дәвам итә: алдагы көннәргә һава торышы билгеле

Явым-төшем көтелми. Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.

Эсселәр дәвам итә: алдагы көннәргә һава торышы билгеле

Явым-төшем көтелми. Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.

Иртәгә, 8 августта, Татарстанда температура фонының күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. Явым-төшем көтелми. Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк, дип искәртә синоптиклар.

Төнлә һава температурасы +13.. +18 градус тәшкил итсә, көндез температура +27.. +32 градуска кадәр күтәреләчәк. Төбәкнең көнчыгышында көнбатышка караганда бераз салкынчарак булачак.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә Татарстанда температура фонының күтәрелүе (+34 градуска кадәр) дәвам итәчәк, дип яза Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading