16+

Эт елында табында нәрсә булмавы хәерлерәк?

Яңа ел табынына хуҗабикәләр иң яхшы ризыкларын әзерләргә тырыша. Ләкин һәр елның үзенчәлекләре бар. Бәйрәм табынында Ел символы яраткан берничә ризык торса, бу ел гаиләгә уңыш китерә диләр.

Нәрсә пешерергә ярый:
Эт ризыкка нәзберек түгел. Шулай да киләсе ел сиволы сезне үз иттсен дисәгез, табында ит ризыгы булсын. Итнең дә сөякле ягын сайлагыз. Казылык, тел, кош ите, шашлык та өстәлгә куйсагыз яхшы булачак. Салатларның да итлесен сайласаң яхшы. Ипине дә кибеттән түгел, ә үз кулларыгыз белән пешерсәң яхшы.

Яшелчә, җиләк-җимешләрне дә төрле төстәгесен сайлагыз: әйтик, кызыл, сары борычлар, әфлисун, алмалар.

Нәрсә пешерергә ярамый:
Яңа ел хуҗасы күп кылчыклы балык яратмый. Шуба салаты, икраны да еракка качырып торарыга туры киләчәк. Суши, роллы ише Япон ризыкларын, ат итен дә эт сөеп бетерми.

Эчемлекләрдән квас, лимонад, сыра, көчле исерткеч эчемлекләр яратмый эт. Өйдә ясалган компот та бик яхшы.

Яңа ел табынына әзерлек эшләрен төшкә кадәр тәмамларга кирәк. Төнгә кадә ял итәргә өлгерегез. Эт арыган, тормыштан канәгать булмаган кешеләрне яратмый.

Фото: ovkuse.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading