16+

Эт сатып алам дип алдарлар ятьмәсенә эләгә

Мошенниклар Алабугада яшәүче хатын-кызны төп башына утыртып калдыралар.

Мошенниклар Алабугада яшәүче хатын-кызны төп башына утыртып калдыралар.

49 яшьлек хатын Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенә мошенниклык факты турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән.  

Зыян күрүче эт сатылуы турында игьланны интернеттагы сайтларның берсендә тапкан. Сатып алырга ниятләгәч, хатын эт сатучыга смс-хәбәр язган. Аралашу барышында ялган сатучы Алабугада яшәүче хатынга интернет аша керү өчен сылтама җибәрә, аның буенча хатын-кыз үзенең банк картасының мәгълүматларын кертә. Берникадәр вакыттан соң аның картасыннан 40 мең сумнан артык акча күчерелә, ә сатучы элемтәгә чыгудан туктый. Алдакчылар корбаны булуын аңлап, хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча (Мошенничество) җинаять эше кузгатылган.

Фото: http://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading