16+

Этең яки мәчең ашаганмы? Асты җыештырылганмы?

Дәүләт Думасында йорт хайваннарын тиешенчә тотмаган өчен штрафлар салынуы турындагы закон проектын хупладылар.

Дәүләт Думасында йорт хайваннарын тиешенчә тотмаган өчен штрафлар салынуы турындагы закон проектын хупладылар.

Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару буенча комитеты йорт хайваннарын тоту таләпләрен үтәмәгән өчен штрафлар кертүче закон проектын хуплады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

"Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару буенча комитеты тәкъдим ителгән закон проекты концепциясен хуплый һәм Дәүләт Думасына "Административ хокук бозулар турында РФ Кодексына үзгәрешләр кертү хакында" 41446-8 номерлы Федераль канун проектын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итә", — диелә комитетның өземтәсендә.

Документ 2021 елның декабрендә Мәскәү өлкәсе Думасы тарафыннан парламентның түбән палатасына кертелгән. Канун проекты кабул ителгән очракта таләпләрне үтәмәгән өчен штраф 1,5 мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Кабат канун бозган очракта максималь җәза 10 мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading