Сорауларга адвокат Марат Гайнуллин җавап бирә.
Борыныма, битемә пластик операция ясаттым. Чәчем дә башка төстә. Хәзерге кыяфәтем паспортымдагы фотога бөтенләй охшамаган. Бу очракта паспортны алыштырырга кирәктер?
Алия Гыйләҗева, Казан
– Канунда тышкы кыяфәтне үзгәрткән, шул исәптә пластик операция ясаткан өчен паспортны алыштыру каралмаган.
Паспорт ул – шәхесне раслаучы төп документ. Әгәр бу үзгәрешләрдән соң, тышкы кыяфәтегезне паспорттагы фотогызга карап тану читенләшсә, сорау туарга мөмкин. Шуңа паспорт алыштыру турында уйлана башласагыз да була.
Комментарийлар