16+

Эткә кияүгә чыга

Бер ир-ат үзенең бар милкен этенә васыять итеп калдыра. Әмма аның хатыны күпкә хәйләкәррәк булып чыга һәм тормыш иптәше итеп шул бай этне сайлый.

Эткә кияүгә чыга

Бер ир-ат үзенең бар милкен этенә васыять итеп калдыра. Әмма аның хатыны күпкә хәйләкәррәк булып чыга һәм тормыш иптәше итеп шул бай этне сайлый.

Бу хакта «Рамблер» хәбәр итә. Миллионер ирләренең бөтен байлыгын кулга төшерер өчен, тол калган хатыннары нинди генә адымга бармый. Менә бу ханым да акча өчен кияүгә чыгарга була...


Роджер Доркас исемле танылган бер кинопродюсер күп миллионлы байлыгының хатынына калуын теләмәгән. Шуңа ул проблеманы хәл итүнең үзенчәлекле ысулын уйлап таба. Бай үзенең вафатыннан соң, бар мөлкәтен этенә васыять итеп калдыра. Исәпләүләр буенча, эткә 65 миллион доллар акча кала. 


Иң гаҗәбе алда була. Ире үлеп киткәннән соң, дөрестән дә, тол хатын бер тиенсез кала. Ул судка да мөрәҗәгать итеп карый, әмма васыять үз көчендә кала.  Шуннан соң ханым иренең дустына мөрәҗәгать итә.

Баксаң, аның ире эт исеменә банкта хисап счеты ачкан икән. Әмма салым түләү вакыты килеп җиткәч, җирле закон буенча, этнең АКШның гражданины булуы таләп ителгән. Шулчакны ханым шаккатмалы адымга бара.

Ул эткә тиешле документларны эшләтә. Һәм эт Американың тулы хокуклы гражданины булып китә! Ханым исә тота да, эткә кияүгә чыга. Нәтиҗәдә, аның опекунына әверелә. Хәзер ул тормыш иптәше, ягьни этнең бар байлыгы белән идарә итә. Менә шундый никахлар да була шул. 

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading