16+

Европага тагын бер тәрәзә ачыла

26 апрель көнне Казан һәм Рига арасында яңа авиарейс ачыла. Татарстанның Туризм комитеты җитәкчесе Сергей Иванов сүзләренчә, яңа маршрут Балтыйк илләре белән Татарстан халкы өчен яңа туристик мөмкинлекләр ача. Ул бизнес вәкилләре өчен дә уңайлы булачак.

26 апрель көнне Казан һәм Рига арасында яңа авиарейс ачыла. Татарстанның Туризм комитеты җитәкчесе Сергей Иванов сүзләренчә, яңа маршрут Балтыйк илләре белән Татарстан халкы өчен яңа туристик мөмкинлекләр ача. Ул бизнес вәкилләре өчен дә уңайлы булачак.

- Туристлар өчен иң мөһиме - логистика, аларны беренче чиратта ничек итеп тиз һәм уңайлы барып җитү мәсьәләсе борчый. Яңа авиарейс ярдәмендә безгә Латвиядән килүчеләрнең дә саны артыр дип уйлыйбыз, - диде ул Татарстан белән Латвия арасындагы туристлык юнәлешен үстерүгә багышланган матбугат очрашуында.

Россиядә һәм Бәйсез Дәүләтләр Бергәлегендә «AirBaltic Corporation» вәкиллеге җитәкчесе Андрей Ларченко әйтүенчә, билетларның 20 проценты инде сатылган.

- Бу без көткәннән дә күбрәк. Рейска кадәр өч атна вакыт бар әле, бу сан тагын да артыр дип торабыз, чөнки Россиядә билетларны ике атна кала алу гадәте бар, - ди ул.
Латвиянең икътисад министры киңәшчесе Ивета Струпка әйтүенчә, Латвиягә иң күп туристлар Россиядән килә. Кунакларның 13 процентын Россия кешеләре алып тора.

- Латвиядә яшәүче татар диаспорасы өчен дә ике ил арасындагы туры рейс уңайлы булачак, алар Казанга ешрак килә башлар, - диде ул.

Рейслар атнага ике тапкыр төнге сәгатьләрдә башкарылачак. Моның үз уңайлыгы бар: Ригада төшеп, аннан башка җиргә очарга теләүчеләр аэропортта озаклап утырмаячак. Ни өчен дигәндә, әлеге рейс Европага 23 төрле юнәлешне берләштерә ала. Казаннан Латвиягә очу 99 евродан башлана.

- Әлеге рейс ярдәмендә без Европага тагын бер тәрәзә ачачакбыз, - дип белдерде "Казан" халыкара аэропортының стратегик үсеш директоры Вероника Акташева. - Якын араларда Тбилисига, Кытайга, Калининградка һәм Ереванга да туры авиарейслар ачу нияте бар. Төркиягә дә даими һәм чартер рейслар артыр дигән ышаныч бар.

Сүз уңаеннан: Казан - май бәйрәмнәрендә балалар белән ял итәргә өстенлек бирелгән шәһәрләрнең беренче унлыгына кергән. Рейтинг 29 апрельдән 10 майга кадәр кунакханәләргә һәм апартаментларга балалар белән яшәү өчен урын алудан чыгып билгеләнгән. Май бәйрәмнәрендә балалар белән сәяхәт кылу һәм ял итү өчен, - Прага, Минск, Вена, Будапешт, Тбилиси, Батуми, Баку, Таллин, Ереван һәм Вильнюс чит ил шәһәрләре арасында популяр беренче унлыкта тора. Биредә иң арзанлы шәһәр - Вильнюс, анда бер тәүлек яшәү туристка 2,6 мең сумга төшә. «ТурСтат» агентлыгы мәгълүматлары буенча, 2017 елда Россия буйлап балалар белән сәяхәт итү узган елга караганда 10 процентка арткан, дип яза «Татар-информ".





Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading