16+

“Евровидение”не Украина урынына Россия үткәрергә мөмкин

2017 елда "Евровидение" музыкаль бәйгесе Украинада түгел, ә Мәскәүдә узуы ихтимал. Бу хакта "Татар-информ" ТАССка сылтама белән хәбәр итә.

2017 елда "Евровидение" музыкаль бәйгесе Украинада түгел, ә Мәскәүдә узуы ихтимал. Бу хакта "Татар-информ" ТАССка сылтама белән хәбәр итә.

"Евровидение" урыны Украина хакимияте тарафыннан чараны финанслауда проблемалар булу сәбәпле алышырга мөмкин. "Бәйгенең башка илдә үтү куркынычы бар. Безнең өчен бу коточкыч хәл булыр иде", - ди чит ил эшләре буенча Югары рада комитеты рәисе Анна Гопко.

Искә төшерик, Украина "Евровидение" үткәрү хокукына кырымтатар кызы Җамала "1944" җырын башкарганнан соң ия булган иде. Икенче урын Австралиядән Дэми Им җырчысына, өченче Россиядән Сергей Лазаревка бирелгән иде.

Бәйге кагыйдәләре буенча, 2015 елда махсус шартларда гына катнашырга хокукына ия булган Австралия Киев урынына чараны кабул итә алмый. Шул сәбәпле "Евровидение" Мәскәүдә үткәрелүе ихтимал.

Әлеге мәсьәләне 8 декабрьдә генераль ассамблея утырышында Европа тапшырулар берлеге хәл итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading