16+

Фаҗига: Чулманда балыкчы үлгән...

Бу хәл бүген иртән Чаллы якларында булган.

Фаҗига: Чулманда балыкчы үлгән...

Бу хәл бүген иртән Чаллы якларында булган.

Бу картинаны башта бүтән балыкчы күреп ала. Коткаручыларга хәбәр итә. Иртәнге сигезләр тирәсе була бу. Ярдан 2 чакрым ераклыкта. Башта үлгән икәнен белмиләр дә. Исән түгел микән дип шикләнәләр. Ә ярга чыгаргач, медиклар балыкчының үлгән булуын раслый. Кем бу? Ни атлы? Билгесез. Документлары юк. Үлеменең төгәл сәбәбе дә билгеле түгел. Бәлки адашкандыр, туңып үлгәндер. Һәрхәлдә, тикшерүчеләр әйтәчәк ахырдан. Җәен дә, язын да, көзен дә, кышын да үлә балыкчылар. Сак йөрегез, дип яза Матбугат.ру телеграм-каналы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading