16+

Фаҗигадә яраланган 8 кеше Мәскәүгә озатылачак

Республикада ТР Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә оператив штаб оештырылды.

Республикада ТР Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә оператив штаб оештырылды.

Штабның максаты – 175нче мәктәптә булган фаҗига нәтиҗәләрен бетерү. Бу хакта журналистлар өчен оештырылган матбугат очрашуында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

“Фаҗига аркасында 9 кеше һәлак булды, шул исәптән 2 укытучы һәм 23 кеше зыян күрде, аларның 3се – олылар. Алар барысы да хастаханәдә дәвалана. Алты баланың хәле авыр дип бәяләнә”, - диде ул.

Хәзерге вакытта Казанда табиблар консилиумы бара. Әлеге минутка билгеле булганча, 3 олы кеше һәм 5 бала Мәскәүгә озатылачак. Аларны Мәскәүнең иң көчле табиблары дәвалар дип көтелә. Бу хакта Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Кичә Казанга Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко җитәкчелегендә 39 табиб килде. Бу - төрле өлкә белгечләре. ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, фаҗига булган урында, хастаханәләрдә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре һәм психологлар кизү тора. 8А сыйныфында укыган барлык укучыларга өйләрендә психологик ярдәм күрсәтеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зачем? У нас и так хорошая медицина,неужели нужно их забирать?

    Мөһим

    loading