16+

Фаҗигадә зыян күрүчеләр өчен 1 мең кеше 350 литр кан тапшырган

175нче мәктәптә булган фаҗигадә яраланган кешеләргә ярдәм итәргә теләүчеләр бихисап.

175нче мәктәптә булган фаҗигадә яраланган кешеләргә ярдәм итәргә теләүчеләр бихисап.

Кичә республиканың кан тапшыру станциясенә 1 мең кеше кан тапшырырга килгән. 

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итүенчә, барлыгы 1 мең кеше тарафыннан 350 литр кан тапшырылган. “Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белдерде”, - диде ул журналистлар өчен оештырылган матбугат очрашуында.

Моннан тыш, зыян күрүчеләргә ярдәм итү максатыннан Россиянең Красный Крест сайты Саклык банкы белән берлектә акча җыю оештыра. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов иң беренчеләрдән булып акча күчергән. Акча күчергәндә, комиссия алынмый. Тулырак мәгълүматны Саклык банкының онлайн кушымтасында һәм Красный Крест сайтында белергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X