16+

Фантастик матч һәм "Рубин" "Зенит"ны да бәреп атты!

Мондый матчны күптән күргән юк иде...

Фантастик матч һәм "Рубин" "Зенит"ны да бәреп атты!

Мондый матчны күптән күргән юк иде...

"Рубин" Санкт-Петербургның "Зенит"ын Казанда 2:1 исәбе белән җиңүгә иреште!!! Фантастик матч!

Башта "Рубин" алга чыкты. Беренче таймда Деспотович үзенең чемпионаттагы 10нчы голын пенальтидан кертә. Икенче таймда әле кайчан гына Казанда уйнаган Корбан Бердыевның яраткан уенчысы Сердар Азмун исәпне тигезли. Уен инде тәмамланды дигәндә генә, Денис Макаров казанлыларның икенче тубын кертә. Юк, хәлләр моның белән генә бетми әле: 99нчы минутта (!) "Зенит"тан Артем Дзюба үзе пенальти тибү мөмкинлеге ала һәм... кертә алмый!!! Фантастика!!!

Фото: https://www.rubin-kazan.ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading