16+

Фастфудларга көн бетә

Россиядә фастфудларны рекламалауны, алкогольле эчемлекләрне рекламалауга тиңләгәннәр. Димәк, киләчәктә фастфудларны күрсәткән рекламаларны рәсми төстә тыярга мөмкиннәр.

Россиядә фастфудларны рекламалауны, алкогольле эчемлекләрне рекламалауга тиңләгәннәр. Димәк, киләчәктә фастфудларны күрсәткән рекламаларны рәсми төстә тыярга мөмкиннәр.

Әлеге тәкъдим белән "Бердәм Россия" депутаты Василий Шестаков чыккан. Депутат үзе тренер. Аның фикеренчә, массакүләм мәгълүмат чараларында күп шикәр комы, тоз, майлар булган ризыкларны рекламалауны тыярга кирәк. Шул рәвешле газлы эчемлекләргә, чипсыларга, кондитер ризыкларына, маргарин, казылыкның кайбер төрләренә көн бетәчәк.

Фастфуд исә алар арасында сәламәтлек өчен иң куркынычы булып санала, шуңа да мондый ризыкны рекламаларга ярамый. Канада, Көньяк Карея, Малайзия илләрендә бу мәсьәләне юридик яктан контрольдә тоталар, ди Шестаков.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading