16+

Фатирда берничә көн үзе генә яшәгән бала бишенче этаждан егылып төшкән һәм...

Малай әтисе белән генә яши. Әтисе аны өстеннән бикләп калдырган.

Фатирда берничә көн үзе генә яшәгән бала бишенче этаждан егылып төшкән һәм...

Малай әтисе белән генә яши. Әтисе аны өстеннән бикләп калдырган.

Калуга өлкәсендә 8 яшьлек малайны бер үзен генә өйдә калдырып киткәннәр. Өстеннән бикләп калдырылган бала берничә көн фатирда ялгызы гына яшәгән. Аннары малай бишенче каттагы тәрәзәдән егылып төшкән һәм исән калган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Вакыйга Киров шәһәрендә 10 июньдә була. Россия Тикшерү комитетының Калуга өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бала балкон тәрәзәсеннән карап тора. Шула чакта ул танышларын күрә һәм урамга чыкмакчы була. Малай бишенче кат биеклегеннән сикереп төшә. Аның сөякләре сына. Имгәнгән баланы хастаханәгә озатканнар. Хәзер аның хәле стабиль дип бәяләнә, диелә бу хәбәрдә.

Соңрак ачыкланганча, баланың анасын әни булу хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Малай әтисе белән генә яши. Ләкин әти кеше берничә көн элек башкалага акча эшләргә дип чыгып киткән. Малайны өстеннән бикләп калдырган.

Хәзер бу хәлне районара прокуратура тикшерә, аннары процессуаль карар кабул ителәчәк.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading