16+

Фатирларында унар эт тотучыларга көн бетә

Кайбер төр җәнлекләрне өйдә тотуны тыярга мөмкиннәр. Ни өчен дигәндә, бүгенге көндә өй шартларында арысланнар, юлбарыс, еланнар тотучыларның саны арта бара.

Кайбер төр җәнлекләрне өйдә тотуны тыярга мөмкиннәр. Ни өчен дигәндә, бүгенге көндә өй шартларында арысланнар, юлбарыс, еланнар тотучыларның саны арта бара.

Күп итеп мәче, эт асраучылар да бар, киләчәктә аларның да санын киметергә ниятлиләр. Киләсе атнага Дәүләт Думасы депутатлары шулар хакында сөйләшәчәк. Ташбака, күсе, кәлтә еланы асраучыларга бу кагылмый. Ә менә зуррак җәнлек тотучыларга уйланырга нигез бар. Хөкүмәт кайбер нәселле этләр тотуны да тыймагае. Эксперт-кинологлар, эт тотучылар клубы һәм питомниклар куллана торган классификацияне истә тотканда, әлеге категориягә алабайлар, доберманнар, бультерьерлар һәм бульдоглар да керергә тора.

Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә генә Мәскәү астындагы бер районда 11 яшьлек кызга бүре ташланган. Бүрене ул яши торган урамда берәү үзенең йортында асрый икән. Приморьеда исә җиде яшьлек балага зур овчарка һөҗүм иткән, алынган җәрәхәтләрдән сабый шунда ук үлгән.



Гали Исхаков, Казан шәһәре ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары:

- Әлеге закон проекты һичшиксез кабул ителергә тиеш. Бездә фатирларында унар эт тотучылар да бар. Ул йорттагылар этләр тавышына түзеп яшәргә мәҗбүр, алар әле ишегалдындагы комлыкларны пычраталар. Нәселле кыйммәтле этләр тоталар, аларга бит тиешле шартлар булдыру зарур. Көненә кырык-илле чакрым йөгерә торган этләргә андый мөмкинлек тудырмыйсың икән, ул энергиясен кая куярга белми, нервылана, кешеләргә ташланырга мөмкин. «Йорт җәнлекләрен тоту турында»гы законда аларның хокуклары турында әллә никадәр язылган, ә вазифалары хакында бик аз күрсәтелгән. Кыргый җәнлекләргә килгәндә, алар фатирда түгел, далада яшәргә тиеш.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading