16+

Фатиры бар, автобусы да булачак

Казанның Оренбург трактында төзелеп килүче 14нче микрорайоннан социаль ипотека программасы буенча фатир көтүчеләр шактый. Инде 2015 елдан бирле "өй туе" уздырырга хыялланган гаиләләргә, билгеле бер сәбәпләр аркасында сабыр гына көтәргә туры килде. Ниһаять, сөенечле яңалык - 31 май көнне 14нче микрорайонда 2нче йорт куллануга тапшырылды. Бу - микрорайонда төзелеп беткән...

14нче микрорайон - социаль ипотека буенча торак салу белән шөгыльләнгән Казандагы зур проектларның берсе. Биредә барлыгы 3800 фатирга исәпләнгән 17 йорт төзергә җыеналар, ягъни ун меңнән артык кеше социаль ипотека программасы буенча фатирлы булачак дигән сүз. Анда биш балалар бакчасы, ике мәктәп, күп катлы парковкалар булдыру да каралган.
Әле күптән түгел генә 14нче микрорайонда 1нче йорт куллануга тапшырылган иде. Ниһаять, 255 фатирга исәпләнгән 2нче йортта да "өй туй"лары гөрлиячәк. Әлеге тантаналы чарада Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-куммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев, Дәүләт Торак фондының торак булмаган фонд белән идарә итү һәм аны эксплуатацияләү идарәсе начальнигы Максим Корнянен да катнаштылар. Җитәкчеләр микрорайондагы 3-4нче йортлар җәй азагына кадәр төзелеп бетәр дип ниятли.

Юл булмау - микрорайоннан фатир алган кешеләрне борчыган мөһим мәсьәлә. Микрорайонга автобус җибәрүне сорап алар Казан шәһәре мэриясенә дә хатлар юллаган булганнар. Әмма, юлның артык тар, куркынычсызлык ягыннан ышанычсыз, асфальт катламы нык булмаганга, әлегә зур автобуслар җибәрелмәячәк. Сентябрьгә биредә юлларны киңәйтергә телиләр, шуннан соң автобус мәсьәләсе дә хәл ителер кебек. Әлегә бирегә микроавтобуслар гына йөри.

Ел башыннан Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына караган программалар буенча 2994 фатирга исәпләнгән 66 йорт куллануга тапшырылган. Аларның 6сы Казанда сафка баскан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading