16+

Федераль Сабантуйның абсолют батыры билгеле

Бүген Ульян каласында Федераль Сабантуй узды. Һәрбер сабантуйның төп күрке көрәш булган кебек Ульянда да үткәрелде ул.

Бүген Ульян каласында Федераль Сабантуй узды. Һәрбер сабантуйның төп күрке көрәш булган кебек Ульянда да үткәрелде ул.

Көрәш мәйданына Татарстанның һәм Россиянең иң көчле көрәшчеләре җыелган иде. Биредә Сергей Павлик, Турал Азимов, Раил Нургалиев, Булат Мусин, Фирдүс Зәйнуллин, Ринат Дәүләтшин, Ренас Кәлимуллин кебек көрәшче-батырлар катнашты.

Финалда Булат Мусин белән Сергей Павлик көч сынашты. Ярышларның абсолют батыры булып Сергей Павлик калды. Җиңүчегә Татарстан хөкүмәте исеменнән "Лада Гранта" автомобиле бүләк ителде.

Үз үлчәү авырлыкларында исә түбәндәге көрәшчеләр чемпион булып танылды:

65 кг — Артур Хәкимов (Ульян)
75 кг — Динар Кәримуллин (Татарстан)
85 кг — Руслан Сәхбиев (Ульян)
100 кг — Булат Мусин (Татарстан)
130+ кг — Сергей Павлик (Ульяна)

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading