16+

Федераль Сабантуйның баш батырына нинди бүләк әзерләнгән?

17-18 июнь көннәрендә Ульяновск шәһәрендә Федераль Сабантуй узачак. Көрәштә Фәнис Җәббаровны кем алмаштырыр?

Федераль Сабантуйның баш батырына нинди бүләк әзерләнгән?

17-18 июнь көннәрендә Ульяновск шәһәрендә Федераль Сабантуй узачак. Көрәштә Фәнис Җәббаровны кем алмаштырыр?

Теләсә кайсы Сабантуйның төп күрке булып, әлбәттә, милли көрәш ярышлары санала. Быел да үз үлчәүләрендә җиңү яулаган һәм призлы урыннарда калган батырларга саллы гына бүләкләр әзерләнгән. Ә иң төп җиңүче - абсолют батырга нәрсә каралган соң? "ШК" хәбәрчесенә оештыручылар белдергәнчә, быел да төп приз - автомобиль, "Лада-Гранта" машинасы. Аны, традиция буенча, Татарстан Хөкүмәте куя.

Ульяновскида Федераль Сабантуй 2009 елда узган иде инде. Ул чакта мондый бәйрәмнәрдә сирәк очрый торган күренеш булды: баш батыр исеменә Татарстан көрәшчеләре лаек булмады. Абсолют батыр булып исә Ульян төбәгенең иң милләтпәрвәр шәхесләреннән берсе, биредә көрәшне булдыруда һәм үстерүдә зур өлеш керкән Фәнис Җәббаров танылды. Ул чакта аңа шулай ук Татарстан Хөкүмәте исеменнән "Фиат" машинасы тапшырылды. Шунда ук үз үлчәү авырлыгында мәрхүм, шулай ук Ульяновск көрәшчесе, Нурлат өчен чыгыш ясап танылу алган Владимир Зуйков та җиңү яулаган иде дип хәтердә калган.

Ярышларның нигезләмәсен дә тәкъдим итәбез. Көрәш ярышларын уздыру өчен Россиянең көрәш федерациясе җаваплы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading