16+

Фирдүс Тямаев театрга 15 меңлек билет алган

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Кариев исемендәге Казан Татар яшь тамашачы театрында күрсәтелгән хәйрия спектакленең иганәчесе булган.

Фирдүс Тямаев театрга 15 меңлек билет алган

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Кариев исемендәге Казан Татар яшь тамашачы театрында күрсәтелгән хәйрия спектакленең иганәчесе булган.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат хезмәте хәбәр итә.

– Фирдүс Тямаев балаларга билетлар өчен 15 мең сум акча бирде. Без мөмкинлекләре чикле балаларга билетлар биреп, аларга спектакль күрсәттек, – ди театр директоры Гүзәл Сәгыйтова.
Хәйрия спектакльләре традициясенең бу театрда һәрвакыт булуын әйтә ул.
– Фирдүснең бу гамәле башкаларга да үрнәк булсын иде, – ди директор.

Театр балаларга «Бүре белән Кәҗә» әкиятен тәкъдим иткән.
Берничә көн элек Мәскәүдән килгән тамашачы – Зөһрә Фатыйх та балаларга билет алу өчен хәйрия ярдәме күрсәткән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец, Фирдус! Мощно?? 15 мен) Рекламасы да шэп конечно) Бераз оялыбрак эшлэ инде икенче юлы.) мескен балаларны тимэ инде шул пиар очен ???‍♂️? ну колдерттен, 15 мен)) син чын юморист икэн)

    • аватар Без имени

      0

      0

      Оялмыйча шуны сойлэргэ кирэк бит ??‍♂️

      Мөһим

      loading
      2
      X