16+

Фирдүс Тямаев: "Уеннан уймак чыга диләр…"

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев үзенең концертында «Мишәрләр, алга!» дигән сүзе шаярып әйтелгәнен белдерде.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев үзенең концертында «Мишәрләр, алга!» дигән сүзе шаярып әйтелгәнен белдерде.

Бүген җырчы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында татарларның мишәр төркеменә багышланган «Эпоха татарских князей в Мещере (XV–XVII века)» китабын тәкъдим итү чарасында катнашты.

«Мин үзем Нурлаттан. Татарча укыдык, татарча җырладык. Бәләкәй генә акцентлар бар инде ул. Аны сез миндә сизеп торасыз. Казанга килгәч кенә мишәр икәнлегебезне белдек. Мишәр дип гел үртәп торгач, сәхнәдә дә шаярып кына „мишәрләр, вперед!“ дип әйткәләдем. Тамашачы минем шаярып әйткәнне белә бит инде. Уеннан уймак чыга диләр…» — дип сөйләде Тямаев «Татарлар» җыры белән чыгышы алдыннан.

«Күрше коллегаларым минем турыда „башта үзен мишәр дип йөрде дә, хәзер татарга әйләнгән“ диләр. Бу коткы тарату, бутау дигән сүз. Барлык сүзләргә нокта булып, ярты ел элек „Татарлар“ җырын язган идем», — дип белдерде.

Гөлнар Гарифуллина, Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading