16+

Физик мөмкинлекләре чиклеләргә уңайлыклар тудырыла

Сентябрь аеннан «Инвалид» билгесен бирүдә яңалыклар кертелде. Әлеге билге яшәгән урын буенча медицина-социаль экспертиза бюросында гына тапшырыла, аны теләсә кайдан алып булмый.

Сентябрь аеннан «Инвалид» билгесен бирүдә яңалыклар кертелде. Әлеге билге яшәгән урын буенча медицина-социаль экспертиза бюросында гына тапшырыла, аны теләсә кайдан алып булмый.

Ул машинага түгел, кешенең үзенә бирелә һәм инвалид хәрәкәт иткән автомобильдә генә кулланыла ала. Татарстанның медицина-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов матбугат очрашуында, бу яңалык буенча сораулар күп булуын әйтеп, 477нче Федераль законга аңлатма бирде.
– Инвалид кеше бер машинада йөреп, икенче машинага күчеп утырса, «Инвалид» билгесен дә күчереп куярга тиеш була. Әлеге билге I һәм II, шулай ук III төркем инвалидлар идарә иткән транспорт чараларын түләүсез парковкалауга кую хокукын бирә. Бу шулай ук инвалидларны яисә инвалид балаларны йөрткән транспорт чараларына да кагыла. Парковкаларның ким дигәндә 10 проценты инвалидлр өчен бирелергә тиеш, – дип шәрехләде ул яңа законны.

Матбугат очрашуында Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Уңайлы мохит» программасының елдан-ел киң колач алуын, киләсе елда программага 12 объект, шул исәптән биш балалар бакчасы, биш мәктәп һәм ике өстәмә белем бирү оешмасы кертелүен хәбәр итте.

– 2011 елдан бирле әлеге программа үз эченә 897 объект алды, аны гамәлгә ашыруга 2 млрд сумнан артык акча тотылды. 2017 елдан «Халык контроле» системасы аша да уңайлы мохит булдыру буенча шикаятьләр кабул итәбез. Шулар нигезендә 1136 объект мөмкинлекләре чиклеләр өчен уңайлыландырылды, – диде министр.

Үзенең чыгышында ул саннарга да тукталды. Бүгенге көндә республикада 298,628 мең инвалид яши, аларның 15075е – балалар. Эшкә яраклылары – 89,6 мең. Татарстанда балалар өчен 12 тернәкләндерү үзәге, олылар өчен шундый алты үзәк, күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен бер үзәк бар. Аларда ел буена 15 мең кеше тернәкләнү уза.

Мөмкинлеге чиклеләрне эшкә урнаштыру буенча да булышлык күрсәтелә. Бүгенге көндә 28 мең инвалид эшли, 1,1 мең кеше мәшгульлек үзәкләрендә теркәлгән.

– Быел эш сорап килүчеләрнең 50 процентын эшле иттек. Аларга һөнәр үзләштерергә булышабыз, үз эшләрен ачарга теләүчеләргә финанс ярдәме оештырыла, вакытлыча эшкә урнаштыру җаен карыйбыз, җәмәгать эшләренә җәлеп итәбез. Инвалидларны эшкә алучыларга аңа эш урынын җиһазлау өчен компенсация бирелә. Мөмкинлеге чиклеләргә игътибар һәрчак бар. Декабрьнең беренче ун көне елның елында инвалидлар декадасы булып санала, аның барышында җәмәгатьчелекнең игътибарын аларга юнәлдерергә тырышабыз, – дип сөйләде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading