16+

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Татарстандагы сайлау участокларында уңай шартлар тудырылган

Тикшерү изоляторларында утыручыларның бөтенесе дә диярлек иртәнге 8.30 сәгатьтә тавыш биреп бетергән. Бу хакта Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская хәбәр итте.

Тикшерү изоляторларында утыручыларның бөтенесе дә диярлек иртәнге 8.30 сәгатьтә тавыш биреп бетергән. Бу хакта Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская хәбәр итте.

“Бүген минем коллегаларым республиканың барлык вакытлыча тоту изоляторларында да булдылар. Камерадан камерага йөреп тавыш бирергә теләүчеләрнең тавышларын кабул иттеләр”, - диде Сәрия Сабурская. - Бүген иртән мин үзем Казанның 1 нче номерлы тикшерү изоляторында булдым. Андагы сайлау урыны гадәти сайлау участокларындагы кебек итеп үк җиһазландырылган. Бөтен камераларда да сайлау буенча һәр кандидат турында да мәгълүмат бар иде”.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен, Татарстандагы сайлау участокларында уңай шартлар тудыру буенча зур эш башкарылган.
“Һәр территориаль сайлау комиссиясе каршында эшче төркем булдырылды. Узган сайлаулардан соң сайлау участокларының кайберләрен биналарның беренче катына күчерергә, шул рәвешле, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә сайлау мөмкинлеге тудырырга тәкъдим иткән идек.  2016 елда уңайлы тирәлек булмаган 451 участок исәпләнсә, бүгенге сайлауларда аларның саны 300 дән артык. Ягъни, бу вакыт эчендә зур эш башкарылган”, - диде вәкаләтле вәкил.

Татарстан Республикасында кеше хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкил әйтүенчә, бүген кайнар линиягә шалтыратулар кабул ителгән. Ләкин шалтыратучылар саны күп түгел. 12.00 сәгатькә нибары 9 шалтырату кабул ителгән, аларның күбесе Казаннан һәм Чаллыдан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading